Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бал кояшта гәрәбәдәй ялтырый

14 августта халык һәм православие дине бәйрәме билгеләп үтелә. Тәмтедә әлеге бәйрәмне зурлап бәйрәм итәләр. СДК мөдире Вера Колесова беренче белеме буенча умартачы. Озак еллар Тәмте училищесы курсантларына умартачылык буенча белем бирә. Менә бәйрәм дә күңелле һәм татлы булды. Ул әлге тагын танып белә торган юнәлештә әзерләнгән иде. Клуб каршындагы...

14 августта халык һәм православие дине бәйрәме билгеләп үтелә.

Тәмтедә әлеге бәйрәмне зурлап бәйрәм итәләр. СДК мөдире Вера Колесова беренче белеме буенча умартачы. Озак еллар Тәмте училищесы курсантларына умартачылык буенча белем бирә. Менә бәйрәм дә күңелле һәм татлы булды. Ул әлге тагын танып белә торган юнәлештә әзерләнгән иде. Клуб каршындагы аланлыкка җыелган халык һәм кунаклар умарталар, умартачылык продуктлары турында күп нәрсә белде. Балалар да, өлкәннәр дә балны беренче җыюга багышланган борынгы халык уеннарында бик теләп катнашты. Бәйрәмдә Тәмте, Красновидово, Осинники үзешчән артистлары -"Калейдоскоп", "Оберег", "Сударушка" ансамбльләре, "Лебеда" хоры чыгыш ясады. Балаларга балдан авыз итү аеруча ошады. Алар Булат Фатыйхов балыннан авыз итте. Купажлы бал, перга, бал кортлары кешеләрне ничек һәм нәрсәдән дәвалый, күргәзмәгә нинди бал куелган? Җирле умартачылар ничә ел умартачылык белән шөгыльләнүләре, күргәзмәгә нинди бал алып килүләре турында рәхәтләнеп сөйләде. Теләге булучылар "сөйләүче стенага" бәйрәм турында үз фикерләрен язып калдыра алды. Төш җиткәч көне дә тагын да матурланып китте һәм бәйрәм дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев