Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча мөдирләре киңәшмәсе

Күптән түгел «Салават күпере» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе мөдирләренең «Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне яңартуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану» темасына киңәшмә үткәрелде. Иң элек ИМЦ МБУ методисты Гөлназ Мингазиева бакча мөдирләрен киңәшмә программасы белән таныштырды. Аннары методист Елена Боброва «Укыту-тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану алымнары һәм формалары» проблемасы буенча чыгыш...

Күптән түгел «Салават күпере» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе мөдирләренең «Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне яңартуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану» темасына киңәшмә үткәрелде.
Иң элек ИМЦ МБУ методисты Гөлназ Мингазиева бакча мөдирләрен киңәшмә программасы белән таныштырды. Аннары методист Елена Боброва «Укыту-тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану алымнары һәм формалары» проблемасы буенча чыгыш ясады һәм ИКТны куллану буенча практик эш күрсәтте.
Гөлназ Мингазиева электрон балалар бакчасы АИС (автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) эше нәтиҗәләре, ДОУда белем бирү процессын гамәлгә ашыруга контрольне оештыру турында сөйләде.
Ахырдан балалар бакчалары мөдирләре чыгыш ясап, проблемалы хәлләр турында сөйләделәр һәм аларны хәл итү юлларын эзләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев