Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле картлык

Узган җомгада Олы Яңасала авылында яшәүче Рабига Салаватова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.

Аңа хөрмәт йөзеннән МР башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов та юбилярны тәбрик итте, кыйммәтле бүләк тапшырды. Бүген Рабига апа килене Тәскирә һәм улы Сөнгатулла гаиләсендә гомер көзен- бәхетле картлыгын кичерә.
Шушы җирдә туып, гомерен хезмәт итүгә багышлый ул. Балачагы авыр елларга- тарихтагы мөһим вакыйгаларга: сугыш, колхозлашу чорына туры килә. Шул чор балалары кебек бик тиз кул арасына кереп, яшьли үз тамагын үзе туйдыра. Тормыш иптәше Хәйдәр белән гаилә корып 4 балага гомер бирәләр. Хәйдәрен исә авыру дип табып сугыштан кире кайтаралар. Рабига апа 8 ел тракторда, аннан бригадир булып эшли. Кырчылык, фермаларда башмак таналар саву, тавык-чеби, куяннар карау- барысы да аның кулы аша үтә. "Коммунист идем, Нәҗми абый Шәмсетдинов парторг булды. Кырыс заманалар. Шулай да тырыштык", - дип искә ала ул үткәнен. Искә ала дигәннән, Рабига апаның хәтер-хатирәләренә гаҗәпләнәсең. Һәр мизгел, һәр вакыйга аның телендә матур хикәя булып төзелә. "Әле дә урамда трактор үткән саен йөрәгем әллә нишли, төнге караңгыда үзебез банкадан лампа ясап яктырткыч куя идек,-ди Рабига апа. - Рәхмәт яусын район җитәкчеләренә, мине шулай зурлап котлауларына", - дип тә өстәргә онытмый. Әлеге күркәм юбилей белән РФ Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Алдагы көннәрдә дә гаиләсенең түрендә, ихтирамлы булып яшәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев