Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет туган якта

Шигырь тыңлаганда күңелләр пакълана, хисләр чистара. Адәм баласы үзен табигатьнең, чиксезлекнең бер өлеше икәнен аңлый, тоя башлый. Шигырь - кеше акылының, хисләренең бәргәләнүе ул. Шигырьдә дә кояш җылысы, җил уйнаклавы. Шигырь ул - сүзләргә төренгән кеше җаны.

Күптән түгел Кама Тамагы татар гомуми белем бирү мәктәбендә якташыбыз Илдус Миңнуллин шигырьләрен тәкъдим итү булды. "Бәхет туган ягыңда" дип исемләнгән әлеге кичәне район үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Миләүшә Заһретдинова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль тәрбиячесе Ләлә Кәримуллина оештырдылар.
Илдус әфәнде матур табигатьле Шәпкә авылында туган. Авылның һәр баласы кебек, ул да яшел чирәмле болыннарда йөгергән, каз бәбкәләре саклаган, иптәш малайлары белән көтү көткән, авызларын пешерә-пешерә корымга буялып учак бәрәңгесе ашаган... Балачакның, мәктәп елларының онытылмас хәтирәләре әле дә исендә, сагынулары күңеленә тынгы бирми, шигъри юлларга күчә. Унбиш меңнән артык асыл егетләребезне кырып салган, ә күпмесен гарипләндергән, рухын сындырган Әфганстан сугышында булып та, бистәбездә дистә еллар ПМКда, район судында сак хезмәтендә эшләп тә, Илдусның күңеле тупасланмаган. Гомумән, ул табигатьне, матурлыкны күрә, тоя белә. Бәлки шуңа да аның күңелендә шигъри юллар бөреләнәдер. Ул хатыны Разия белән концерт-театрларга йөрергә ярата, вакытлы матбугат белән танышып бара, китаплар укырга да вакыт таба. Илһам килгәндә шигырьләрен дәфтәргә теркәп бара.
Якташ - шагыйребезнең туган якка мәхәббәт хисе, Ватан алдындагы бурычка тугрыклы булып калу, кеше, гаилә бәхетенең төшенчәсен аңлатучы шигырьләре, балаларга булган киңәшләре тыңлаучыларның күңелләренә хуш килде. Үзенә бирелгән сорауларга да Илдус шигъри юллар белән генә җавап кайтарды. Аның тормышчан шигырьләре өлкәннәргә дә, балаларга да аңлаешлы, гыйбрәтле, яхшылыкка өндәүче. Шуның белән кичәнең тәрбияви ягы да зур булгандыр, дип уйлыйм.
Кичәбез җылы, дустанә шартларда тәмамланды. Очрашу истәлеге итеп Илдуска китап бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев