Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабасы чыдамлык үрнәге булган

80 елдан оныгы, бабасы кебек үк, Ватан чикләре сагына баскан.

Күптән түгел район башлыгына мондый эчтәлектәге хат килгән: “Хөрмәтле Наил Альбертович! Россия Федерациясе Кораллы Көчләре офицеры – РФның Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган гвардия капитаны, Батырлык ордены кавалеры Кадыйров Илназ Госман улының исемен мәңгеләштерү өчен Тәмте авылы урамнарының берсен аның исеме белән атавыгызны үтенәбез”.

Илназ мәктәптә һәм Казан танк училищесында укыган чорда каникулларны Ясная Поляна авылында әбисе янында үткәрә торган булган. Бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны, “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены (1943) белән бүләкләнгән Гариф Кадыйров оныгы өчен һәрчак үрнәк булып торган. Хәрби һөнәр сайлаган егеткә әтисе дә чыдамлык һәм үз идеалларына тугрылык үрнәге булган. Ватан патриотлары тарафыннан тәрбияләнгән Илназ Кадыйров балачактан хәрби хезмәт турында хыялланган, аның тормыш максаты кешеләрне фашизмнан яклау була, бу аңа һөнәр сайлаганда да йогынты ясый.

Гариф Кадыйровның бүләкләнү  документыннан:

Бишенче Кызыл Байраклы Гвардия укчылар дивизиясенең алтынчы Аерым Гвардия Төньяк батальоны саперы  – 1912 елда туган кызылармияче Кадыйров Гариф Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә. Фронтка Тәмте хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елның июнендә чакырылган, 1943 елның 5 мартында булган һөҗүм вакытында аеруча аерылып торды, көрәштә яраланды.

1943 елның 25 гыйнварында безнең оборонаның алгы чигендә дошманның кораллы һәм пуля утлары астында 180 ЯМ-5 һәм 40 ПОМЗ-2 минасын урнаштырды. 1943 елның 28 февралендә дошман һөҗүме астында аның траншеясыннан 15 метр ераклыкта тимерчыбык койма аша узу урынын булдырды.

5-7 мартта, һөҗүм иткән коры җир гаскәрләре алдына чыгып, дошман киртәләре аша юл ачты. Кадыйров миналы өч кыр аша үтеп йөрү юлы ясады, дошманның 60 минасын зарасызландырды, хәрби йөкләмәләрне тиз һәм төгәл үтәү өчен, үз үрнәгендә сугышчыларны батырлыкларга рухландырды.

1943 елның 30 мартында Кадыйровка дошманның миналы һәм тимерчыбыклы киртәләре аша узу йөкләмәсе бирелде. Дошман 15-17 метр ераклыкта тимерчыбык киртә артындагы траншеядан көчле ут ачты.

Пуля Кадыйровның йөзен яндырган, ләкин шуңа да карамастан, ул тимерчыбыкка таба узуын дәвам итә. Кулы яралана, ләкин Кадыйров, ярасын дә бәйләмичә, 15 метр киңлектәге узу урынын булдыра. Немецлар урап узарга һәм аңа һөҗүм итәргә телиләр, әмма Кадыйров граната шартлата  һәм үзебезнекеләр ягына чыга, аннан соң медицина пунктына җибәрелә.

5 марттан  алып 1 апрельгә кадәр дошман һөҗүменә каршы көрәш  чорында Кадыйров 187 минаны шәхсән үзе зарарсызландырды, шуларның 128е танкка каршы миналар иде. Үзенең сугышчан эшчәнлеге белән Кадыйров Социалистик Ватанга тугрылыгын күрсәтте.

1975 елга кадәр Кадыйровлар гаиләсе Кама Тамагы районы Ясная Поляна авылында яшәгән. Монда аларның беренче балалары дөньяга килә. Аннан гаилә Казанга күченеп китә. 1988 елда уллары Илназ туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул танк училищесына укырга керә. Түбән Новгород шәһәрендә практика үткәндә, аның әти-әнисенә хәрби часть җитәкчелегеннән лаеклы ул һәм чын хәрби тәрбияләгәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырыла.

– Училищены тәмамлагач,  улыбыз Алтай краена җибәрелде, - ди әнисе Гөлүсә Фазулла кызы. – Анда ул ике ел хезмәт итте һәм хәрби хезмәттән китәргә булды. Казанга кайтып, вертолет заводына эшкә урнашты, ЧПУ белән токарь станогында эшләргә өйрәнде, бераздан аны зур булмаган цехка җитәкче итеп куйдылар. Аның яхшы перспективалары бар иде, чөнки нинди генә эшкә тотынса да, барысын да бик яхшы башкарды, эшкә җаваплы карады.

Ул һәрчак үзен эзләде, шуңа күрә башка заводка эшкә күчте, анда бер ел эшләде. Аннары янә армиягә әйләнеп кайтырга карар итте. Хәрби хезмәт буенча контракт төзеде һәм Воронеж өлкәсенә китте. Бу 2015 ел иде. Махсус хәрби операция башлангач, улыбыз хезмәт иткән частьне Украинага күчерделәр.

Часть командирының Илназ Кадыровка характеристикасыннан

2 мотоукчылар батальонының 5 мотоукчылар ротасы командиры булып хезмәт итү дәверендә капитан Кадыйров үзен җаваплы һәм һөнәри яктан әзерлекле офицер итеп танытты. Вазыйфасы буенча йөкләмәләрне тулысынча үзләштерде һәм аларны намус белән үти. Карарларын оператив рәвештә кабул итә һәм гамәлгә ашыра.

Офицер алга куйган максатларга ирешүдә үҗәт, нык һәм максатчан карарлар кабул итеп, катлаулы шартларда тиз ориентлаша.

Ул көчле ихтыярга ия, оештыру сыйфатлары һәм аналитик фикерләү яхшы үсеш алган. Җитәкчелек һәм кул астында эшләүчеләр арасында абруй казанды. Тыныч холыклы, тактлы, хәрби хезмәт авырлыкларын чыдам кичерә белә. Физик яктан үсеш алган, соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча спорт снарядларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Хәрби часть командиры П. Селиверстов

– Хәрби операция вакытында Илназ Кадыйров үзен чын каһарман, максатчан һәм үҗәт көрәшче итеп күрсәтте. Катлаулы шартларда да ул урынлы һәм нигезле карарлар кабул итә белде, Россия армиясенең чын һәм тугры офицеры иде, - ди якташыбыз турында аның командирлары.

– 15 апрельдә ул ялга кайтырга тиеш иде, без аның исән-имин кайтуын көттек.  Сөйләргә кыен... аның юклыгын күңел аңларга теләми,- ди әнисе. – Ул ике ай хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, ә 4 апрельдә хәрби часть урнашкан урында атыш вакытында һәлак булган.

– Гариф Кадыйров Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан, ләкин сәламәтлеген югалткан. Тик озак яшәмәгән, 1964 елда вафат булган, - дип сөйли Гөлүсә Фазулла кызы. – Аның күп төрле медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены бар. «Мәскәү оборонасы өчен» медале аңа үлгәннән соң бирелде. Кызыбыз бабасының сугышчан юлын эзләргә булды һәм, бүләкләнү кәгазендә хаталар булганга, аңа медальнең бирелми калуын ачыклады – анда туган елы дөрес күрсәтелмәгән. 

Илназ Кадыйров гомеренең соңгы минутына кадәр батырларча һәм намус белән хезмәт бурычын үтәгән. Вафатыннан соң – 2022 елның 3 маенда Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Хәзерге шартларда яшьләрне тәрбияләү дәүләт һәм җәмгыятьнең мөһим бурычы булып тора. Украина мисалы бу эшне онытуның аяныч нәтиҗәләре турында сөйли. Урамга Илназ Кадыйров исемен бирү яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә ярдәм итәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев