Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аз керемле йөкле хатын-кызларга бирелә торган айлык пособие күләме арткан

Түләү күләме 5862 сум булган.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле булган йөкле хатын-кызларга бирелә торган айлык пособие күләме ел башыннан артканын әйтте.

«2021 елның 1 июленнән Пенсия фонды яңа түләүләр башкара. 6 атнадан 12 атнага кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар, кереме аз булган очракта, айлык пособие алырга хокуклы. Яңа төр түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпләнә. Ул быел артты һәм 5862 сумны тәшкил итә», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Йөкле хатын-кызларга пособие гаилә кереме бер кешегә яшәү минимумыннан — 2022 елда 10756 сумнан — артмаган очракта түләнә.

Шулай ук аз керемле ялгыз ата-аналарга да 8-17 яшьлек балалары өчен Пенсия фонды тарафыннан пособие түләнә. Аның күләме 2022 елда 5216 сумны тәшкил итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-02-2022/az-keremle-bulgan-y-kle-hatyn-kyzlarga-birel-torgan-aylyk-posobie-k-l-me-artkan-5849512

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X