Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аз гына игътибар да җитә

Үзәк район сырхауханәсендә өлкәннәр көне ике этапта үтте.

Биредә үзләренең элеккеге пенсионерларын искә алып кына калмыйча, һәр берсенең өенә барып, азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Пенсионерлар әйтүенчә, бүләкләрдән канәгать калганнар. 1 октябрьдә терапия бүлегендә оргметод кабинет хезмәткәрләре һәм ЦРБ китапханәчесе Зөһрә Хәлилова инициативасы белән стационарда дәвалануда ятучы пациентлар белән очрашу үткәрелгән. Чарада җылы котлаулар, рус һәм татар җырлары яңгырады. Бәйрәм ахырында шәфкать туташлары барлык пациентларга чәчәкләр тапшырды. Сырхауханә хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләренә һәм авыруларга карата аз гына игътибар бирде кебек, ә өлкән яшьтәгеләр күп уңай тәэсир, канәгатьләнү хисе алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев