Авырлыкларны бергә җиңеп
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм җыю турында язган идек.
«Ярдәмчел якташлар булышлыгы белән кирәкле сумма тиз арада җыелды һәм атыш вакытында юк ителгән кораллар урынына яңалары сатып алынды, – дип хәбәр иттеләр безгә Затон волонтерлары. - Ярдәмчебез кораллар җыелмасын сайлаганда, «Сто харвест» кибете хуҗасы (рәсемдә), моның ни өчен кирәклеге турында белгәч, җыелманы ярты бәягә биргән. Мондый кешеләр белән очрашкан саен без тирә-якта ярдәмчел татарстанлыларның күп булуына инанабыз, алар хәрби хезмәткәрләр өчен борчыла һәм булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша.
«Полкан» позывнойлы якташыбыз бу вакытта ялда иде һәм, кире үз частена кайтканда, посылканы алып, тиешле урынга илткән. Сишәмбе көнне үк без якташларыбыздан кире элемтә алдык. «Кырым» позывнойлы сугышчы барлык солдатлар исеменнән район халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, сугышчыларның көнкүрешен җайлау өчен кирәкле барлык коралларны җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев