Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылның хөрмәтле кешесе

Данышта яшәүче Миннур Әскәровны авылда һәркем ихтирам итә.

   Авыл җирлеге башлыгыннан актив тормыш алып баручы өлкәннәр турында сорагач, ул безгә шунда ук аның исемен атады.
   Авылдашлары да Миннур Әскәров турында уңай фикердә, алар аның игелекле, оптимист, тормыштан ямь табып яшәүче, һәрчак башкаларга ярдәм итәргә әзер  кеше булуы турында әйтте. Бик тиздән ул үзенең 80 яшен билгеләп үтәчәк.
   Миннур абый бакчасында эшләргә ярата, биредә үскән җимеш агачларын тәрбияләүгә ул шактый вакытын һәм көчен бирә. Тормыш иптәше Мөнәвәрә апа җимеш бакчасының ире өчен юаныч та, горурлык та булуы турында әйтте. Бакчада бик күңелле, биредә чиста, бар җирдә тәртип, алмагачлар күп, груша агачлары, карлыган, чия, слива, крыжовник куаклары да бар, чәчәкләр үсә. Агачларны алар 1974 елда утырта башлаган, беренче үсентеләрне Чувашия питомнигыннан алып кайтып утыртканнар.
   Биредә үк умарта оялары да бар. Миннур абый умартачылык белән шөгыльләнә. Әскәровлар сыер һәм бозау асрыйлар, бройлер чебешләре, казлар, тавыклар үстерәләр. Ишегалдында һәм йорт тирәли җәй буе чәчәкләр үсә. Йорт эчендә дә гөлләр күп, эчтә дә, тышта да уңайлы һәм җыйнак.      
Авылдашлары әйтүенчә, Миннур абый һәрвакыт хәрәкәттә, үзе дә ул һәркөн иртәнге дүрттә торуы турында әйтте.    Гомере буе шулай булган, аңа балачактан күп эшләргә туры килгән.
   Миннур абый тумышы белән Чаллы авылыннан. Әтисе Гафиятулла аңа Сафиулла дип исем биргән, үзе Ватан алдындагы бурычын үтәргә сугышка киткән һәм шунда һәлак  булган, кызганыч, аңа улының үскәнен күрергә насыйп булмаган.  Әнисе исә, кечкенә улын алып, туган авылы Данышка кайтырга карар кылган. Ачлык елларында улын үстерешергә аңа туганнары ярдәм иткән. 
   Бервакыт нәни Сафиулла авырып китә һәм шуңа күрә ул чактагы гадәт буенча аңа икенче исем кушалар, шуннан бирле аны барысы да Миннур дип атый башлый, авылдашлары да Миннур абый дип дәшә. Ә документларында әтисе кушкан исем калган. 
   Ул гомере буе авыл хуҗалыгында, колхозда хезмәт куйган. Эшче булып башлаган, аннары укып кайткач, механизатор булып эшләгән. Миннур абый техниканы яхшы белә, үзенең тракторын да һәрвакыт карап-ремонтлап тора.
   Кешеләр еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, ул һәркемне ачык йөз белән каршы ала, хәленнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Хатыны Мөнәвәрә апа, шаяртып, аны “Даныш авылы Әлмәндәре” дип атый, чөнки Миннур абый Туфан Миңнуллинның танылган пьесасындагы Әлмәндәр карт кебек мөлаем, эшчән һәм тормыш сөючән.
   Әскәровлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Миләүшә үзен медицинага багышлаган, күп еллардан бирле ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли, кешеләргә иң авыр хәлләрендә булыша. Икенче кызлары Ландыш – полиция полковнигы, Казанда эшли. Әти-әниләре һәрчак аларга ярдәм итә. Ландышның күп вакыты эштә үткәнлектән, улы Булат әби-бабай янында үскән. Бабасы аны хезмәт белән тәрбияләгән. Гомере буе педагог булып эшләгән дәү әнисе оныгына белем биргән.    
   Булат Талипов хәзер дә алар белән яши, “Татавтодор”да эшли һәм хәзер инде үзе якын кешеләренә булыша, һәрчак аларны кайгыртып яшәргә вәгъдә итә.
   Миннур абый суэтем башнясында да эшли, авылны су белән тәэмин итә, Данышта сөт кабул итү пунктында ярдәм итә –  эшсез тора алмый.  Анда ул район яңалыкларын ишетә, кешеләр белән аралаша.
“Авыл җирендә эшсез йөрү мөмкин түгел”, - ди ул.
   Миннур абый районда гына түгел, бөтен ил буенча авылларның юкка чыгуына борчыла – авылларда яшьләр калмый, балалар юк, биредә бары тик өлкән буын гына гомер кичерә.
Шунысы куанычлы – олыгайгач, кешеләр барыбер туган йортларына кайта, туган нигезләрен, туган йортларын төзекләндереп, аларга яңа тормыш өрә.
   Ә Миннур абый кебекләр булганда авыллар да яши әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X