Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл халкы бәйрәм табыны янына җыелдылар

Ел саен Балтач авылы халкы Корбан бәйрәменә багышланган чара үткәрә.

Быел бәйрәм 60 тан артык кешене җыйган. Хатын-кызлар бәйрәмгә тәмле милли ризыклар пешергән.

-Кемдер пирог пешерде, кемдер чәк-чәк, бавырсак, кош теле әзерләде, - диде Балтач клубы директоры Ралимә Әхмәтшина. - Мин бәлеш пешердем. Кунаклар да буш кул белән килмәде, барысы да сый-нигъмәтләр алып килделәр.

"Әхмәт" мәчете имамы дога кылды. Халык яңгыр көтә һәм ул көнне дә авыл халкы аны сорап дога укыды. Бәйрәмнән соң икенче көнне хатын-кызлар, кырга чыгып, яңгыр сорап дога кылды.

Бу бәйрәмнең төп ризыгы булып шулпа тора. Бәйрәм хөрмәтенә бәрән суйган һәркем уртак табынга сәдака алып килде. Сарык ите җитәрлек иде һәм шулпа бик тәмле булды.

Татарларда бәйрәм шулпасын күбрәк ашарга кирәк, чөнки бу саваплы. Шулпа тиз бетте, аны олылар да, балалар да ашады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев