Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кибете – очрашу һәм аралашу үзәге

Июль аендагы һөнәри бәйрәмнәрнең берсе – Сәүдә көне.

Тармак хезмәткәрләренең күбесе һөнәри бәйрәмнәрен эш урыннарында каршылый. Без район үзәгеннән ерак урнашкан авылларны әйләнеп чыгарга булдык, мондый авылларда кибет товар сатып алу урыны гына түгел, авылдашлар өчен очрашу һәм аралашу үзәге булып тора, анда соңгы яңалыкларны белергә, шатлыкларны бергә уртаклашырга һәм, әлбәттә, өйгә кирәкле әйберләр, азык-төлек сатып алырга мөмкин.

Һәр кибеттә диярлек бурычка бирелгән товарның атамасы, бәясе һәм аны алган кешеләрнең исеме язылган дәфтәр була. Сатучылар җирле халыкны сөендерергә, яңа товарларга, тәм-томнарга заказ бирергә, ассортиментны төрләндерергә тырыша.

Юлия Глонина Мордва Каратае авылында 27 елга якын сатучы булып эшли. Эш бирүчеләр алышынып торса да, сатучы һәрвакыт бер үк. 1996 елда ул шушы авыл кешесенә кияүгә чыккан. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге алган. "Һөнәрем буенча эшлим дип әйтергә була, чөнки эшебездә төгәллек – иң мөһиме. Бу еллар дәвамында мин йортым янәшәсендә генә эшлим, бу бик уңайлы. Әлбәттә, безнең эштә кешеләр белән эшли белергә дә кирәк, һәркемгә аерым якын килә белү мөһим. Мин сатып алучыларга ошый торган товарны тәкъдим итәргә тырышам. Ассортиментны халык соравы буенча үзебез төзибез. Халык кибетнең эшләвеннән канәгать һәм шат», - диде сатучы. Юлия Владимировна күп бүләкләнүләргә ия, алар арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы грамотасы да бар.

Иң тәҗрибәле сатучыларның берсе Келәнчедә эшли. Роза Нәҗмиева 33 ел кибеттә хезмәт куя. Ул үзе Апас районыннан, башта Казанда эшләгән, ә 1983 елда безнең районга күченгән. Бухгалтериядә, колхозда диспетчер булып, ашханәдә, балалар бакчасында эшләгән, ә 1990 елдан үз урынын сәүдәдә тапкан. Балачакта да сатучы булырга теләгән. "Үз эшемне яратам, - ди Роза Гомәр кызы. - Ошамаса, күптән пенсиягә киткән булыр идем, инде пенсиядә 12 елга якын эшлим, авылда беркем дә кибеттә эшләргә теләми, яшьләр аз. Төп сатып алучылар – район үзәгенә кибеткә йөрми торган өлкән яшьтәге кешеләр, ә хәзер җәйге каникулларга һәм ял итәргә аларның балалары һәм оныклары кайта, еш кына кибеткә керәләр. Бездә һәрвакыт яңа пешкән камыр ризыклары, киң ассортиментта азык-төлек, көнкүреш химиясе, йорт өчен кирәк-яраклар бар. Бәяләр базарга караганда арзанрак, бу турыда кешеләр үзләре дә әйтә. Без заказ буенча бик күп товар кайтартабыз, һәр сатып алучыга ярарга тырышабыз. Авылда өлкән яшьтәге кешеләр даими яши, кайберләренә кибеткә йөрү авыр, аларга күршеләре ярдәм итә – кирәк әйберләрен алып кайтып бирәләр. Бездә игелекле һәм ярдәмчел кешеләр яши.  Халыкка кибет кирәк, шуңа күрә эшлибез дә”.

Фәнзилә Җиһаншина да 33 ел бу өлкәдә хезмәт куя. Ул 1990 елдан бирле сәүдәдә, ә Иске Барышта 30 ел эшли. Авыл халкы аның турында: "Ул яхшы сатучы һәм намуслы хезмәткәр. Начар булса, йөрмәс идек”, - ди.

Без кибеттә вакытта бирегә кереп-чыгып йөрүчеләр күп иде, хәтта сатучы белән аралашуы да кыен булды, ул товар сатып, үз эшен башкарды. «Кибет бик яхшы, биредә һәрвакыт чисталык һәм тәртип, бу сатучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде сатып алучыларның берсе Сания апа Зөбәерова. - Кибет төгәл график буенча эшли. Беркайчан да бозылган яки срогы чыккан товар булганы юк. Заказ буенча кирәкле әйберләрне алып кайталар. Кибетебезнең эшләвенә һәм сатучының бик ягымлы, әдәпле булуына без бик шат»

Фәнзилә Флүр кызы балачактан ук сатучы һөнәрен яраткан. Мәктәптә укыганда математиканы үз иткән, аңа санау һәрвакыт җиңел бирелгән.  «Күп еллардан соң, әлбәттә, мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм», - ди ул.

Авылда кибет сәүдә урыны гына түгел, янгыннан зыян күргәннәргә һәм мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен акчаларны да биредә җыялар. Монда хәйрия өчен әрҗәләр еш куела, җирле халык ярдәм акцияләрендә актив катнаша.

Каратал халкына товарларны Гөлназ Хәсәнова сата.

Сатып алучылар аның турында уңай фикердә генә, товар алырга күрше авыллардан да киләләр. Мәсәлән, Атабайдан Тәлгать Галиуллин: "6-7 километр ара узып, нәкъ менә шушы кибеткә киләбез. Ул узган ел ачылды, аны халык бик сорады, искесе инде начар хәлдә иде, ә монда керүе дә рәхәт: биредә җылы, уңайлы, якты һәм чиста. Сатучы да яхшы, әйберләр дә киң ассортиментта”.

Кибеттә очраган Зәйтүнә һәм Илдар Зәйнуллиннар да күрше авылдан булып чыкты. “Яңа пешкән ризыклар һәм тәм-томнар алырга бирегә даими киләбез. Ассортимент бай, Гөлназ бик ягымлы, мондый кибеткә гел керәсе килеп тора”, - ди алар.

"Безгә җирле халык гына түгел, күрше авыллардан бик күп кеше килә. Берьюлы берничә сатып алучы булу сирәк күренеш түгел, товарны еш китерәләр, барысы да яңа, без халыкта ихтыяҗ булган әйберләргә заказ бирәбез”, - ди сатучы Гөлназ Илһам кызы.

Апалы-сеңелле сатучылар – Гөлфинә Вәлиева һәм Гөлсинә Идиятуллина Көрәле һәм Балчыклы авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу кибетләр – Олы Бортас авыл җирлегендәге бердәнбер стационар сәүдә нокталары. Автокибет атнага ике тапкыр килә, ә кибетләр көн саен эшли. Хәтта атнага бер ял көнендә дә, ашыгыч рәвештә азык-төлектән алып көрәккә кадәр нәрсәдер кирәк булган очракта, авыл халкы кибетне ачуны үтенсә, сатучылар баш тартмый.

Гөлсинә Харис кызы Балчыклы авылында 11 ел сатучы булып эшли, аңа кадәр 6 ел хат ташучы булып эшләгән. "Миңа эш ошый, - ди ул. - Пенсионерлар Кама Тамагына бармый, бирегә киләләр, барысын да үзебездә сатып алалар, безнең кибеттә алар өчен кирәкле булган әйберләр бар, атнага берничә тапкыр яңа пешкән икмәк китертәбез. Еш кына товарны бурычка язып торабыз, ә кешеләр пенсия алгач түли”.

Гөлфинә Харис кызы 1999 елдан бирле сәүдәдә эшли, туган авылында 12-13 ел элек кибет ачкан. Элек әтисе берничә ел сатучы булып эшләгән булган, бәлки шуңа күрә дә Гөлфинә бу һөнәрне сайларга булгандыр. Ә балачакта – авылда әйбергә кытлык булган заманда авыл балалары кибеткә керергә һәм сатучыларның эшләрен карарга яраткан. "Ул чакта кибеттә Әминә һәм Мөршидә апалар эшләде, мин аларның сатып алучылар белән аралашуларын күзәтергә бик яраттым, товар сатуларын кызыксынып карап тора идем. Хәзер авылда халык аз яши, нигездә җәй көне, балалар һәм оныклар кайткач, сәүдә җанлана. Ә бездәге кешеләрне мин яхшы беләм һәм бик яратам, һәрвакыт шатланып каршы алам, барысы да яхшы кешеләр, моңа иманым камил, шуңа күрә безнең сәүдә ышанычка нигезләнгән, беркайчан да һәм беркемгә дә товарны бурычка бирүдән курыкмыйм», - диде Гөлфинә Вәлиева.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев аларның мөһим ролен һәм авыл тормышына зур ярдәм күрсәтүләрен ассызыклый: «Кибет хәйрия акцияләрендә катнаша, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыюда булыша", - ди ул.

Ә апалы-сеңелле сатучылар ярдәм җыюда барлык халык катнашуын, үзләренең дә әйберләр җыюны оештыруларын һәм иң кирәкле әйберләрне сатып алырга ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр: «Посылкалар җыйдык һәм авыл җирлеге башлыгы аша мобилизацияләнгәннәргә җибәрдек, алар әйберләрне алулары турында хәбәр итте. Балчыклыдан Фәһим Баһаветдинов ял итәргә кайтып килде, Кече Бортастан мобилизацияләнгән Нияз Садриевка да ярдәм иттек. Районнан мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыю өчен әрҗәләр куйдык һәм җыелган акчаны оештыручыларга тапшырдык. Бездә халык бердәм һәм тату, ваемсызлар юк”.

Авыл кибетләре торак пунктларның тормышында зур роль уйный. Без районыбызның барлык сәүдә хезмәткәрләрен котлыйбыз, сәламәтлек, һәрвакыт яхшы кәеф, гаиләләренә иминлек һәм рәхмәтле сатып алучылар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев