Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл юлы буйлап җыр белән

Бассейн һәм тренажер залы булмаган авылда ничек форманы югалтмаска һәм сәламәт булырга?

Без бу кечкенә генә авыл (элек Осинники бистә булган) кешеләренең бик тату булуы турында язган идек, монда өлкәннәрне, ялгыз авылдашларын онытмыйлар, сәбәпсез дә кереп, хәлләрен сорашалар, ярдәм кирәкмиме икәнен белешәләр.

Авыл җирлеге Казан предприятиеләренең берсенә ярдәмче хуҗалык буларак төзелгән, аннары районда иң зур дуңгызчылык хуҗалыгы буларак симертү разрядына күчерелгән. Авыл актив тормыш алып барган. Узган гасырның 80 нче елларында биредә төп мәктәп, балалар бакчасы ачылган. Әмма 90 нчы елларда кешеләр эшсез һәм акчасыз кала, нәтиҗәдә халык шәһәргә тартыла. Халык саны кими бара – башта мәктәп, аннары балалар бакчасы ябыла. Хәзер монда нигездә үзләренең кече Ватаннарының патриотлары – пенсионерлар яши, алар янына еш кына балалары һәм оныклары кайта. Җәй көне авыл җанлана, балалар тавышлары, күңелле мәшәкатьләр белән тула.

Ә авыл халкы көздән язга кадәр нәрсә эшли? Алар күңелсезләнмиләр, кызыксыну буенча үзләренә шөгыль табалар.

Мәсәлән, 30 ел элек авылда «Сударушка» клубы оештырылган, ул авыл мәдәният йортында иҗат сөюче хатын-кызларны берләштерә. Алар үзара йорт хуҗалыгы серләре белән дә уртаклашалар, клубта уздырыла торган чараларда, бәйрәм концертларында катнашалар. Мәдәният йортында шул ук исемдәге вокаль ансамбль дә барлыкка килгән. Бирегә 16 хатын-кыз йөри, алар арасында элек беркайчан да халык алдына чыгып җырламаганнары да бар.

- Безнең костюмнарыбыз юк иде, беренче ситса сарафаннарны безгә Марина Зимина текте,-  ди клубның алыштыргысыз рәисе Любовь Каракова. - Соңрак Зөфәр Гарәфиев ярдәме белән (ул район башлыгы булган чорда) безгә матур концерт костюмнары тектеләр, без аларны саклап кына киябез һәм аларны киеп иң әһәмиятле концертларда һәм конкурсларда чыгыш ясыйбыз. 

- Репертуарны үзебез сайладык, - ди клуб әгъзасы Любовь Кузмичева.  Башта акапеллога җырладык, чөнки аккомпаниаторыбыз да, сәнгать җитәкчебез дә юк иде. Соңрак клубта караоке системасы барлыкка килде һәм без бу аккомпонементка җырлый башладык. Хәзер фонограммаларны интернеттан табабыз, сатып алабыз һәм аларны үз чыгышларыбызда кулланабыз.

Бу елларда ансамбль составы берничә тапкыр үзгәргән. Кайберләре ансамбльдән киткән, алар урынына башкалары килгән. Пенсионерлар еш кына безнең районның туган авылларына, Осинники авылына да кайталар. Әмма ансамбльнең төп өлеше үзгәрешсез кала. Алар үзләренең тормышларын иҗаттан башка күз алдына да китермиләр.

Ләкин Осинникига баруыбыз әлеге актив кешеләрнең иҗаты белән генә бәйле түгел иде. 17 мартта, сайлау барышы белән танышып, районның торак пунктлары буйлап йөргәндә, Осинникига керү юлында бер төркем хатын-кызларны очраттык. Аларның бер ишеләре авыл ягына, икенчеләре аларга таба каршы килә иде, кайберләре Скандинавия таяклары тоткан иде.

Участок сайлау комиссиясендә төзекләндерелгәннән бирле авылга керү юлының биредә яшәүчеләрнең яраткан урынына әверелгәне турында әйттеләр. Чыннан да асфальт түшәлгән юл тип-тигез, чиста, авылдан чыгуга үргә таба күтәрелә һәм ул авылның актив кешеләре өчен үзенчәлекле тренажерга әверелгән.

- Спорт белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз? – дип сорадым «Сударушка» клубы әгъзаларыннан.

- Күптән инде, 2006 елда көздән язга кадәр хатын-кызлар, клубта җыелеп, гимнастика белән шөгыльләнә башлады, - диде Нина Маркина. - Күнегүләр комплексын үзебез сайлап алдык. Ул чакта безгә янә Зөфәр Галимулла улы булышты – клубка йөгерү юлы һәм велосипед тренажеры бүләк итте.

- Беләсезме, арабызда махсус белгеч тә юк иде, ә нәтиҗәсе булды, - диде Мария Шәрәфетдинова. - Күпләребез үзләрен күпкә яхшырак хис итә башлады – буыннар сызлаудан туктады, сыгылмалылык барлыкка килде.

Спорт җәмгыяте дүрт кыш гамәлдә була, аннары таркала, әмма физик шөгыльләргә ихтыяҗ кала. Һәм халык саф һавада йөрүләргә чыга башлый, көзге-кышкы чорда моңа аеруча мохтаҗлык була. Һәркем үзенә уңайлы вакыт сайлап ала, шулай да бер-берсенә иярәләр, аз хәрәкәтле тормышны физик күнегүләр белән аралаштыралар.

- Ә яңа юл барлыкка килгәч, без яңа маршрутны үзләштерә башладык, - ди Нина Маркина. -  Башта «хач»ка, аннары агачлыкларга хәтле, керү юлының ахырына кадәр барып җитәргә дигән максат куйдык. Тауга түбән кайту күпкә җиңелрәк, шуңа күрә өч километр алтыга әверелде, йөкләнеш артты, иң активларыбыз артык авырлыктан арынды, гәүдәләрендә җиңеллек тойды.

- Скандинавия йөреше белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладыгыз?

- Барыбыз да пенсиягә чыкканнан соң. Юл хезмәтенә – сыйфатлы юллары өчен,  якыннарыбызга безгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлебез, барыбызга да диярлек йөрү өчен таякларны балаларыбыз бүләк итте.

Әнә шулай Осинники халкы иҗат яки физкультура белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгеллеген исбатлый. Иң мөһиме, беренче адым ясарга һәм, туктамыйча, билгеләнгән максатка барырга кирәк.

Утырыш «Сударушка» клубында үзенең дуслары һәм авылдашлары өчен Любовь Каракова әзерләгән мәгълүмат белән тәмамланды. Ул хатын-кызларга дөрес туклану һәм физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев