Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырлыклар аны сындырмаган

Кече Мәрәтхуҗа авылында 90 яшьлеген тутырган Мөкатдисә әби Галимованы белмәүче тирә-күрше авылларда бик сирәктер. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан һәрчак ачык йөзле, җыйнак, җитеш һәм өлгер. Сабыр, түземле булырга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә аны ул кичергән авыр еллар өйрәткәндер, мөгаен. Мөкатдисә әбинең әтисе 52 яшендә вафат була. Әнисе 4 бала белән...

Кече Мәрәтхуҗа авылында 90 яшьлеген тутырган Мөкатдисә әби Галимованы белмәүче тирә-күрше авылларда бик сирәктер. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан һәрчак ачык йөзле, җыйнак, җитеш һәм өлгер. Сабыр, түземле булырга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә аны ул кичергән авыр еллар өйрәткәндер, мөгаен.

Мөкатдисә әбинең әтисе 52 яшендә вафат була. Әнисе 4 бала белән тол кала, сәламәтлеге дә булмый. Мөкатдисә әбигә яшьтән тормышны тартырга туры килә. Башта колхоз идарәсендә җыештыручы булып эшли. Сугыш башлангач өстенә кияргә юньле киеме булмаган 17 яшьлек кыз окоп казуда Әтрәч авылында 3 ай эшли.

"Өстемдә кыска пиджәк, бер җиремне өшетмичә эшләдем, кулымнан көрәк - кәйлә төшмәде, өс-башлары таза кешеләр ут янында җылыналар иде, минем анда утырыр рәтем юк"-дип искә ала Мөкатдисә әби. Бозаулар, атлар, өйдәге ачлыктан тилмергән сыерны карау, урманда утын кисү, уракта көне-төне эшләү-барысына да чыдый Мөкатдисә әби сугыш елларында. Шул михнәтле елларның ачысы әбинең йөрәгендә еллар үтү белән кимеми. Әлбәттә, хәзерге буын аларның тиңдәшсез батырлыгына баш ия.

12 декабрьдә Мөкатдисә Миңневәли кызын муниципаль район башлыгы исеменнән МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин гомер бәйрәме белән котлады. Мөкатдисә әбигә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бөтен авылдашлары исеменнән җылы сүзләрне юбилярга Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев