Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда музей булачак

Сөйкилеләрнең авыл көнен күңелле үткәрүләре хакында без язып чыккан идек инде. Бу көн авыл халкы өчен үзенчә бер төрле этәргечкә әверелә. Якташлык рәисе Василий Никитин тәкъдиме белән авылда үзләренең туган якны өйрәнү музее булдырырга уйлыйлар. Йортларда төрле экспонатлар күп сакланган. Авыл көнендә халык кемдә нәрсә бар - чүлмәк, үтүкләгеч, киле,...

Сөйкилеләрнең авыл көнен күңелле үткәрүләре хакында без язып чыккан идек инде. Бу көн авыл халкы өчен үзенчә бер төрле этәргечкә әверелә.

Якташлык рәисе Василий Никитин тәкъдиме белән авылда үзләренең туган якны өйрәнү музее булдырырга уйлыйлар. Йортларда төрле экспонатлар күп сакланган. Авыл көнендә халык кемдә нәрсә бар - чүлмәк, үтүкләгеч, киле, чабата, чигелгән сөлгеләр һәм башка әйберләрне авыл мәдәният йортына алып килә. -Авылыбызда 17 гасырда сугылган киндер тукымалар бар, - ди СДК директоры Екатерина Сорокина. -Бервакыт безгә мәдәният министрлыгыннан белгечләр килгән иде. Алар Августина Соловьева өендә сакланган киндер тукымаларны фото төшереде, мондый туку алымының бик сирәк очравын билгеләп үттеләр. Августина Михайловнаның әбисе дә, әнисе дә тукыганнар,алар эше хәзерге көндә музей өчен сакланып калган. Без музейны СДК бүлмәләренең берсенә урнаштырырга булдык. Бу эшкә Татьяна Ачинаны җәлеп итәргә уйлыйбыз. Хәзер ул лаеклы ялда. Бәлки, Татьяна Анатольевна бу эше җитәкләргә ризалыгын бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев