Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда өмә атналыгы

Узган атнада Олы Мәрәтхуҗа авылында өмә атналыгы үткәрелде. Беренче булып зират күпере яңартылды, такталары тулысы белән алыштырылды. Шулай ук авыл эчендәге "Инеш чишмәсе" дә читтә калмады, тирә ягын чистартып, тазартылды. Ә менә атаклы "Бетерек" чишмәсен чистартып, койма белән әйләндереп алынгач, өмәчеләр кичен әлеге чишмә янында чәй табыны корып, чын авылча...

Узган атнада Олы Мәрәтхуҗа авылында өмә атналыгы үткәрелде.

Беренче булып зират күпере яңартылды, такталары тулысы белән алыштырылды. Шулай ук авыл эчендәге "Инеш чишмәсе" дә читтә калмады, тирә ягын чистартып, тазартылды. Ә менә атаклы "Бетерек" чишмәсен чистартып, койма белән әйләндереп алынгач, өмәчеләр кичен әлеге чишмә янында чәй табыны корып, чын авылча ял итте, гармун моңына кушылып яшьлек хатирәләрен яңартты. Өмәдә авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов, Фәрит Сәйфиев, Илдус Халиков, Илдус Мөхәммәдуллин, Линар Нуриев, Ленар Сәлимов, Хәмит Рафиков, Исфат Гыйззетдинов, Илфат Хәлиуллин, Фәнис Хисмәтуллин, Гарәфетдин Заһиров, шулай ук авылга кунакка кайткан Данияр да әлеге эшләрдән читтә калмады. Чишмәләрне чистартуда хатын-кызлардан Роза Рафикова, Венера Сәлимуллина, Фирдәвес Халикова, Фирания Габделхәмитова, Гөлфинә Сәлимова, Эльмира Гыйззетдинова, Тәзкирә Кадыйрова үзләреннән аеруча зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев