Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

20 сентябрьдә Казанда "Җиләк Бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә безнең район да үз продукциясен тәкъдим итте. Шәхси эшмәкәләр, предприятие һәм авыл җирлекләре куелган товарлар арасында сөт продукциясе, ит, яшелчә, балык, бал, виноград, алма, бөртекле культуралар, пешкән ризыклар һәм башка товарлар бар иде. Ярминкә вакытында мәдәният хезмәткәрләре...

20 сентябрьдә Казанда "Җиләк Бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә безнең район да үз продукциясен тәкъдим итте.

Шәхси эшмәкәләр, предприятие һәм авыл җирлекләре куелган товарлар арасында сөт продукциясе, ит, яшелчә, балык, бал, виноград, алма, бөртекле культуралар, пешкән ризыклар һәм башка товарлар бар иде. Ярминкә вакытында мәдәният хезмәткәрләре Раилә Биккенина, Светлана Курчаева, Гөлназ Ибраһимова, Александр Кошелев, Лера Киселева сәхнәдә музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. Клоуннар Тимошка һәм Марьяна (Елена Аносова, Лера Киселева) Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы продукциясен рекламалап, һәркемне ярминкәгә өндәп йөрде, күңелле музыкага биеде. Урамда көз булуга карамастан, кояшлы җылы көн ярминкәдә катнашучылдар сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев