Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобиль ачкычлары алды

Казанда Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелеп килүче конкурс-смотр лауреатлары бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципалитет башлыклары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды. Җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр эшенең халык белән даими элемтәгә бәйле булуын билгеләп үтте. «Теләсә нинди хакимият...

Казанда Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында ел саен үткәрелеп килүче конкурс-смотр лауреатлары бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципалитет башлыклары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды.
Җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр эшенең халык белән даими элемтәгә бәйле булуын билгеләп үтте. «Теләсә нинди хакимият муниципалитетка таяна һәм аларның материаль-техник базасын, кадрлар составын ныгыту, идарә итүнең яңа технологияләрен куллану хакимият һәм халыкның мөнәсәбәт сыйфатын яхшырта». Аның әйтүенчә, республика муниципалитетлары кирәкле компьютер техникасы белән тулысынча тәэмин ителгән һәм хәзерге вакытта даими рәвештә яңа транспорт чаралары ала.
Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчеләренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. «Уртак эшебез нәтиҗәсендә 2011 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы лидерлар рәтендә, - дип билгеләде Татарстан Республикасы. -Торак төзелеше проектлары, капиталь ремонт, су, газ белән тәэмин итү, «авыл клубы» программасы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше сезнең ярдәм белән башкарыла. Нинди генә программа гамәлгә куелмасын, болар барысы да муниципалитетлар ярдәмендә башкарыла».
Безнең районнан яңа автомобиль ачкычлары Келәнче һәм Иске Барыш авыл җирлекләренә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев