"Август-Кама Тамагы" ҖЧШ 72 тыл хезмәтчәннәрен район газетасына яздырды
Хөрмәтле райондашларыбыз “Август-Кама Тамагы” агрофирмасының иганәчелек ярдәме белән 2022 елның икенче яртыеллыгында район газетасын алачак, алар арасында тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары бар.
Аларның күбесе безнең газетаның яшьтәшләре, быел үзләренең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәкләр, шулай да район яңалыкларын газетабыздан белеп торачаклар.
Мордва Каратаеннан Клавдия Ивановна Пушканова һәрвакыт район газетасын яздырып алуы турында сөйләде. Аны һаман да укый һәм мондый бүләккә һәм игътибарга бик шатлана. Ул гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән, балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Тормыш сөючәнлеге һәм нык холкы аңа күп кенә авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән, Бөек Ватан сугышы фронтыннан әтисе әйләнеп кайтмаган һәм 4 сыйныфтан соң ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли башлаган. Клавдия Ивановна авыр физик хезмәтнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Ул - хезмәт ветераны.
Хәзер Клавдия Ивановна ире белән бергә салган, балаларын үстергән авылдагы матур йортында үзе генә яши. Декабрьдә Клавдия Пушканова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, өлкән яшенә карамастан, өйдә күп кенә хезмәтләрне үзе башкара, бакчада эшләргә ярата. Ул дөньядагы вакыйгалар белән кызыксына, күзәтеп бара, ил һәм районның барлык яңалыклары турында белә, күп кенә хәбәрләр белән ел саен яздырып ала торган «Идел таңнары» газетасыннан таныша. Үзе дә: «Район газетасын бик яратам, һәр номерны түземсезлек белән көтәм, әлбәттә, күзләрем начар күрә инде, күзлек киеп укыйм»,- ди.
Абунәчеләр арасында Мордва Каратаеннан Макарычевлар гаиләсе бар. Нина Яковлевна ире Николай Михайлович белән бергә бөтен хезмәт гомерен туган авылына, колхозга багышлаган. Ирле-хатынлы дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович "Батырлык өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. 1952 елда Нина Яковлевна белән гаилә коралар, ә быел бергә гомер итүләренең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Шуңа күрә бу бүләк бик урынлы. Хәзер алар туган авылларындагы өйдә икәү яшиләр. Элек терлекләрне күп асраганнар, зур бакча утыртканнар. Яшьләре баргач, хәзер мөмкинчелеккә карап эшлиләр, әмма иң яраткан шөгыле – умартачылыкны Николай Михайлович ташламый, умарта оялары янында сәгатьләр буе кайнаша, ә Нина Яковлевна йорт эшләре белән мәшгуль. Нина Яковлевна сөйләгәнчә, авылдагы күп кешеләр кебек ул рус һәм татар телләрендә яхшы укый.
Салтыганнан Өмия Галиева 91 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, ул улы Мансур белән авылда матур, төзек йортта яши, бөтен нәрсәдә хуҗабикәнең кул җылысы сизелә. Өмия Җамалиевна йорт бизәге булган, күзләрне шатландырган гөлләрне бик ярата.
Гомере буе ул колхозда сыер савучы булып эшләгән, “Хезмәт ветераны” исемен алган, авыр балачагы, яшьлеге булган, күпләр кебек бу елларда эшләгән. Аның кызы, өч улы, 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар, бәгырь җимешләрен ул бик ярата һәм көтеп ала, алар ата-аналар йортында еш була, яраткан әниләре һәм әбиләре янына хәл белергә килә. "Күзләр инде бик яхшы күрми, әмма газетаны балалар ярата, шуңа күрә мондый бүләк өчен зур рәхмәт", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев