Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылым

Авыл баласы - авыл баласы инде. Кай тишеккә генә барып төртелсә дә бары үзенекен кайгырта. Авылдан берәр кая кунакка чыгып китәсе булса да "Сыерларны кем карар?", "Аларны савасы да бар бит" диеп чыгып барган җиреннән кире борылып керергә дә мөмкин. Яисә "Кышны чыгарга кирәк" дип, Универсиада эшчеләре сыман, 24 сәгатьне...

Тик монысы бер дә начар әйбер түгел. Аның бит эшлисе сәгате дә табигать кочагында узарга мөмкин. Яисә кибетенә барыр өчен дә автобусларга акча тотасы юк. Вупшым - үз өемдә үз көем дигән кебек.
Ләкин, һәрвакытта диярлек бер "ләкин" комачаулый инде. Авылда җитешсез яклар да бик күп. Мин бу җитешсезлекләрне берничә төркемгә бүләргә ниятләдем: белем бирү, мәдәният, эшсезлек, "Аяк асты", яшьләр, алкоголизм.
Ә хәзер һәрберсен аерым инә аша үткәреп карыйбыз.
Белем бирү. Белем бирү ягы әйбәт, тик балалар саны нык әз. Мәсәлән, безнең авылда 49 укучы. Сәләтле балаларга да тилмерергә кирәк, үзләренең талантларын ачып бетерер өчен түгәрәкләр дә калмады.
Мәдәният. Авылда концерт-кичәләр оештырыла, тик китапханә кебек мәдәни урыннарга йөрүчеләр юк. Барысы да бетмәс эшләренә кереп чумганнар. Күп кенә авылларда бөтенләй китапханәләр юк.
Эшсезлек. Авылда гына түгел шәһәрдә дә киң масштабта урнашкан проблема бу. Авыл халкының эш хакы түбән, шуңа күрә күп кеше шәһәргә күченә.
"Аяк асты", ягъни юллар. Кайбер авылларга бераз яңгыр яуганнан соң керү зур бәла. Кыш көннәре кар астында калу да әллә ни сәер түгел.
Яшьләр. Авылда бик әз күләмдә. Ераккарак укырга китеп әти-әнисен дә онытучылар җитәрлек. Аларга да шул эшсезлек.
Эчкечелек. Бу авыл өчен генә хас проблема түгел. Бу инде Россиядә төп проблемаларның берсенә әверелде. Авылда да төрле яшьтәге кеше бу чир белән чирләгән. Яшьләр арасында да бу бик модалы күренеш.
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә була, авылның киләчәге - куе томан. Белмим, кая таба тәгәрәрбез?...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев