Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл һәм шәһәрләрдә без күпме?

ТРда дәүләт статистика федераль хезмәтенең территория органы быел 2010 елда бөтенроссия халык санын исәпкә алу йомгаклары буенча статистик җыентык чыгарды. Анда республика халкы, шул исәптән безнең районда да яшәүчеләр турында исәпкә алучылар җыйган мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге җыентыктагы кайбер саннар газета укучыларыбызга кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Исегезгә төшерәбез: районда шәһәр тибындагы...

ТРда дәүләт статистика федераль хезмәтенең территория органы быел 2010 елда бөтенроссия халык санын исәпкә алу йомгаклары буенча статистик җыентык чыгарды. Анда республика халкы, шул исәптән безнең районда да яшәүчеләр турында исәпкә алучылар җыйган мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге җыентыктагы кайбер саннар газета укучыларыбызга кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез: районда шәһәр тибындагы өч поселок һәм 50 авыл торак пункты бар. Җирлекләр саны-20, шулардан өчесе шәһәр һәм 17се авыл җирлеге.
Районда барлыгы 16904 кеше яши, шулардан шәһәр җирлегендә 7968, авылларда 8936 кеше яши, авылларда да, поселокларда да хатын-кызлар саны ирләргә караганда ярты меңгә күбрәк. Поселоклардан 3711 ир һәм 4257 хатын-кыз яшәсә, авылларда бу сан- 4225 һәм 4711. Поселокларда халык составы җенес билгесе буенча түбәндәгечә бүленә: Кама Тамагында барлыгы 4482 кеше яши, шуларның 2111е-ир-атлар, 2371е-хатын-кыз; Куйбышев Затонда- 2677 (1230 һәм 1447); Тенештә- 809 (370 һәм 439).
Районда авыл торак пунктлары категориясе 10. Халыксыз-2, алты кешедән кимрәк яшәгән-2; 6-10 кеше яшәгән авыл-2; 11-25-3; 25-50 - 3; 51-100 - 11; 101-200гә кадәр-14; 201-500гә кадәр 10; 501дән 1000гә кадәр-2; 1001дән 2000гә кадәр-1. Авыл җирлеге халкын без кимү тәртибендә бирдек: Тәмте-1729, Олы Кариле-669, Кирельск- 658, Сөйки- 658, Красновидово- 646, Олы Салтык-584, Иске Казиле-502, Олы Яңасала-481, Кече Салтык- 450, Келәнче - 444, Варварино- 340, Иске Барыш - 338, Олы Карамал - 332, Олы бортас - 331, Уразлино- 289, Балтач - 270, Осинники - 215. Сүз уңаеннан, тулаем Татарстанда 500 кешедән аз санлы авыл җирлекләрендә халыкның 6,9 проценты, 501-1000 кешеле җирлекләрдә- 34,5%, 1001-2000-35,2%, 2001-3000ле авылларда- 7,1%, 3001-5000ле җирлектә - 7,9 %ты яши.
Район халкы яшь төркеме буенча түбәндәгечә бүленә: 4 яшькә кадәр- 791, 5-9 яшь - 751, 10-14 яшь -941, 15-19 яшь - 1025, 20-24 яшь 1331, 25-29 яшь - 1018, 30-34 яшь - 971, 35-39 яшь - 983, 40-44 яшь - 1189, 45-49 яшь - 1416, 50-54 яшь - 1397, 55-59 яшь -1135, 60-64 яшь - 831, 65-69 яшь - 469, 70-74 яшь - 1016, 75-79 яшь - 749, 80-84 яшь - 609 кеше, 84 яшьтән өлкән булган 282 кеше исәпләнә. Районда урта яшь - 42. Эшкә сәләтледән яшь халык саны - 2712 (16%), эшкә сәләтле яшьтәгеләр - 9649 (57,1%), эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк - 4543 (26,9%). Поселокларда уртача яшь 39,6 тәшкил итә. Биредә 1402 эшкә сәләтледән яшьрәк, 4821 эшкә сәләтле яшьтәге, 1745 эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк халык яши. Авыл халкы арасында уртача яшь 44,2. Авылларда 1310 эшкә сәләтледән яшьрәк, 4828 эшкә сәләтле яшьтәге, 2798 эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк халык яши.
Район халкының яшь төркеме, җенесе һәм никахта торуы түбәндәгечә. 16 һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар - 6557, никахта торучылар - 4113, теркәлгәннәр - 3652, теркәлмәгәннәр - 461, бервакытта да никахта булмаучылар - 1760, рәсми аерылучылар - 286, аерым яшәүчеләр - 102, толлар - 296. 45-54 яшьтә никахта торучы ирләр - 1131 (шуларның 1013е теркәлгән), 70 һәм аннан өлкән яшьтәгеләр - 559. Никахлашучыларның иң аз саны - 102 (теркәлгәне 74) - 18-24 яшьтәгеләр һәм 65-69 яшьтәгеләр - 162. Аерылышучы ир-атларның иң күбе - 140 - 40-54 яшьтәгеләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган 181 ир-ат тол.
Районда 16 яшьтән һәм аннан өлкән булган хатын-кызлар саны 7635. Шуларның 4056сы никахлашкан, 3589ы рәсми теркәлгән, 1220се бервакытта да никахта булмаган, 360ы рәсми рәвештә аерылган, 100е-аерым яши, 1899 хатын-кыз тол.
Никахта торучы хатын-кызларның иң күбе- 871-35-44 яшьтәгеләр һәм 45-54 яшьтәгеләр- 1031, 16-19 яшьтәгеләр никахлашуы аз- 16 теркәлгәне 12) һәм 65-69 яшьтә-131 (теркәлгәне 119). 25-29 яшьтәге хатын-кызлар никахларын теркәмичә генә тора-62 һәм 61 кеше- 40-44 яшьтәгеләр.16-24 яшьтәге 801 кеше беркайчан да никахта тормаган. 45-54 яшьтәгеләр арасында рәсми төстә аерылган (113) һәм аерым яши (31). 70 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында тол калучылар саны 1297 кеше тәшкил итә.
Бөтенроссия халык санын исәпкә алу программасында сораулар даими яшәүче халык өчен каралган, шулай ук Россия территориясендә вакытлыча яшәүчеләр өчен дә кыскартылган сораулар бар. Тутырылган кәгазьләрне автомат эшкәртү нигезендә алынган исәпкә алу мәгълүматлары даими яшәүче халык саны буенча бирелә.
Тулырак мәгълүматны http://www.tatstat.ru сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев