Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата-аналары җавап тота

9 октябрьдә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән, бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән ата-аналарның дүрт эше каралды. Шуларның өчесе- игътибарга алырлык сәбәпләрдән тыш, Затон урта мәктәбенә дәрескә йөрмәүләре. Өч очракта ата-аналар төрле учреждениеләр тарафыннан берничә тапкыр кисәтүгә карамастан, балаларын...

9 октябрьдә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.

Анда балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән, бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән ата-аналарның дүрт эше каралды. Шуларның өчесе- игътибарга алырлык сәбәпләрдән тыш, Затон урта мәктәбенә дәрескә йөрмәүләре. Өч очракта ата-аналар төрле учреждениеләр тарафыннан берничә тапкыр кисәтүгә карамастан, балаларын тәрбияләү һәм укытудан читләшкән, килеп туган хәлне төзәтү буенча бернинди чара күрмәгән. Балаларның дәрескә йөрмәвен сүз тыңламаулары белән аңлаттылар. Ата-аналарның берсе берничә тапкыр административ җәзага тартылган, икенчесенең ире спиртлы эчемлекләр куллана. Тәмте урта мәктәбе укучысы комиссиягә мәктәп территориясендә тәмәке тарткан өчен чакырылган. Ул үз гамәлләре белән "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәге төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәсеннән саклау турында"гы Федераль законның 12 маддәсен бозган. Бу законда әйтелгәнчә, мәгариф хезмәте күрсәтелүче биналар территориясендә тәмәке тарту тыела. Ата-аналарның барысына да Россия Федерациясе КоАП нигезендә штраф салынды, шулай ук аларга кисәтү ясалды. Комиссия членнары килеп туган хәлдән чыгуда үзләренең тәкъдимнәрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев