Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Астрологлар бәхетле Яңа ел вәгъдә итә

Рудник урта мәктәбендә директор Гөлүсә Хәсәнова инициативасы һәм коллектив хуплавы белән берничә ел элек куяннар асрый башлаганнар.

Беренче куянны газ котельнясы операторы Илдар Хәйруллин алып килгән, ул хезмәттәшләре Илһам Вафин һәм Радик Әхмәтшин белән дежурлык вакытында хайваннарны карый.

- Бакчабызда күп төрле яшелчәләр үстерелә, - ди Гөлүсә Илсур кызы. – Мәктәп ашханәсе туклануны бердәм тәэмин итүче аша оештыруга күчкәч, яшелчәләргә ихтыяҗ кимеде, без аларның калдыкларын терлек азыгы сыйфатында кулланырга булдык. Нинди хайванны асрау җиңелрәк булыр икән дип уйладык та куяннарга тукталдык. Илдар Мәрхәб улының аларны асрау буенча тәҗрибәсе бар иде инде, ул бик теләп ярдәм итәргә булды. Шулай итеп, бушап калган сарайда яңа читлекләр һәм берничә куян барлыкка килде. Балалар аларны, аеруча нәни куян балаларын карарга яраталар.

- Мин һәрвакыт куяннар асрадым. Бу бик тиз үрчи торган, талымсыз хайван, иң мөһиме – аны карау, вакытында ашату, үтәли җилне булдырмау. Мәктәптә куяннарның баш саны 45 кә җитте, кышка 5-6 баш калдырырга тырышабыз. Каравы да җиңелрәк һәм азык та күп кирәк түгел, - ди Илдар Мәрхәб улы.

- Кышын безгә эшмәкәрләр – Роберт Ганибаев, Илдар Мотыйков, Динур Гарифуллин ярдәм итә, алар печән китерделәр, - дип сүзен дәвам итә Гөлүсә Илсур кызы. - Ә җәен без хайваннарга үлән, яшелчә калдыклары ашатабыз. Ярый әле мәктәп яны участогында бөтен кирәкле әйберләр дә бар.

Куян ите диетик продукт булса да, без аны мәктәп ашханәсендә куллана алмыйбыз. Шуңа күрә итне ярминкәләрдә сатабыз, кергән акчаларны күп санлы мәктәп конкурсларында җиңгән укучыларыбызны бүләкләүдә кулланабыз.

Шуңа күрә куяннар балаларда эш сөючәнлек тәрбияләргә генә түгел, финанс мәсьәләләрен хәл итәргә дә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев