Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әсфән Гыйльфанов: “Читтә кала алмадым”

Кыртапа авылыннан Әсфән һәм Фирая Гыйльфановлар мобилизацияләнгән якташларга үз умарталыкларыннан бер центнер бал җибәргәннәр.

100 килограмм балны пластик контейнерларга тутырганнар һәм берничә тартмага салганнар – мобилизацияләнгән гражданнарга тарату уңайлы булачак. Моның өчен Әсфән Тәхаветдин улы Мәскәүдән махсус савытлар кайтарткан, ул интернетта бик яхшы ориентлаша, һәр тартмага изге теләкләр язып, Лобач тавының фотосурәтен ябыштырган: «Өйләреннән еракта булган егетләребезне җылыта алырлык әлеге файдалы күчтәнәчләр аларга барып ирешер дип өметләнәм».

Бу алгы сызыктагылар өчен җибәрелгән беренче ярдәм түгел. Быел яз көне Гыйльфановлар махсус хәрби операция  зонасына бер партия бал җибәргәннәр иде инде.

Бу гаилә турында тулырак сөйлисе килә. Гаилә башлыгы Әсфән Тәхаветдин улы гомере буе умартачылык белән шөгыльләнә. Элегрәк ул колхоз умарталыгында эшләгән, алдынгы хезмәткәр булган, призлы урыннар алган, лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшен ташламаган, чөнки әтисе дә, бабасы да умарта тоткан. Әсфән һәм Фирая Гыйльфановлар ике бала: бер ул һәм бер кыз үстергәннәр, биш оныклары бар, өстәвенә, барысы да малайлар. Шуңа күрә гаилә династиясен дәвам итәр кешеләре бар.

Зур һәм тату гаилә акчасына Әсфән әфәнде мәчет төзегән, әлеге мәчет 2015 елдан бирле эшли, аның ачылышына республика мөфтие дә килгән булган.

Бу битараф булмаган кеше туган авылын: юлларны, чишмәне, җирле зиратны төзекләндерүгә күп көч куйган.

«Авылга кергәндә, чишмәдән су алырга килүчеләрне күреп сөенәм, димәк, тырышлыгым юкка булмаган", – ди ул. - Ә егетләргә балны җибәрмичә булдыра алмадым, булганны уртаклашып, аларга ярдәм итә алуыма шатмын».

«Егетләрнең барысының да гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!» - ди Фирая ханым.

Район халкы да чын күңеленнән шуны тели, күпләр егетләргә посылкалар җибәрүдә, акча җыюда катнаша. Беренче партияне инде җибәргәннәр һәм күчтәнәчләрнең барып җитүе турында хәбәрләр килде.

«Тиздән киләсе партия җибәреләчәк. Барлык кирәкле әйберләрне сатып алабыз, – диде Любовь Тимошина. - Татарстанның ышанычлы җирле җитештерүчесенә сыйфатлы тушенкага заказ бирдек. Кешеләр зур ярдәм күрсәтә. Кемдер акча күчерә, кемдер җылы әйберләр, оекбашлар, консервланган ризыклар китерә. Егетләр үзләре турында кайгыртуны һәм көткәнне сизәләр, ә бу иң мөһиме!».

Аралашу чатларының берсендә ул бер хәбәрнең скринын куйган: «Шуны хәбәр итәсем килә: абый посылканы алган. Районнан булганын да, аерым кешеләрдән дә. Зур рәхмәт әйтергә кушты. Туган районнан, үз ягыбыздан кайгыртучан, җылы ярдәм алуы бик дулкынландыргыч һәм күңелле…».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев