Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Аргамак» лагеренда “Сәләт-Рухият” яшьләр һәм балалар сменасы старт алды

28 июньнән 16 юльгә кадәр биредә республиканың 90 талантлы баласы үзенең сәләтен үстерәчәк.

Бу – агымдагы елда “Аргамак” лагерендагы икенче җәйге смена. Беренчесе – “Сәләт-Манзара” 8-25 июньдә узды, ул  IT һәм медиа юнәлешләргә багышланган иде.

Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Ирина Идиятуллина “Сәләт-Рухият” сменасында инде бишенче тапкыр ял итә. Ул лагерьга апасы Екатерина белән килгән, апасы быел әйдәман буларак катнаша. Җәйге ялны болай гына үткәрүгә караганда, кызлар өчен “Сәләт-Рухият” сменасында ял итү күпкә мөһимрәк.

Мәдинә Һидиятуллина “Аргамак”ка Казаннан инде икенче тапкыр килгән. Узган ел ул шулай ук “Сәләт-Рухият” сменасын сайлаган булган.

-Мин ансамбль составында чыгыш ясыйм, флейтада уйныйм, - ди Мәдинә.- Дипломнарым күп, сайлап алу юлы аша нәкъ менә бу лагерьга узуыма шатмын, чөнки бирегә эләгүе шактый авыр.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, “Сәләт-Рухият” иҗади-театраль профиль сменасы – сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади потенциалларын гамәлгә ашыру өчен старт мәйданчыгы булып тора.

Әлеге проектның максаты – сәләтле балаларга һәм яшьләргә рухи һәм һөнәри билгеләнешләре буенча көчле импульс бирү, аларның иҗади потенциалын ачу.

«Сәләт-Рухият» лагере тулысынча иҗат белән бәйле. Укыту-белем бирү программасы 5 юнәлешне үз эченә алган. Болар: театр, сәнгать (сынлы сәнгать), вокал, бию (хореография) һәм логика. Балалар икешәр юнәлешне сайларга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, августта “Аргамак”та безнең район балалары өчен “Сәләт-Кама” сменасы узачак, ләкин аңа юлламалар инде калмаган. Лагерьга заявкаларны инде язын ук кабул итә башлаганнар иде, шуңа күрә җәй уртасында юллама табу мөмкин эш түгел.

Белешмә өчен: “Сәләт-Манзара” һәм “Сәләт-Рухият” сменаларына юлламалар 24 200 әр сум, “Сәләт-Кама” сменасына 11 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев