Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның тормыш тарихы илебез тарихы белән бәйле

Антоновка авылында туып-үскән Раиса Петровна Митрошина (Федягина) хатирәләренә нигезләнгән язмабызны дәвам итәбез.

Илленче еллар азагында Кама Тамагы районында үзгәрешләр була – күрше Тәтеш районына территориаль кушылу процессы башлана.

- Башта Антоновкадагы һәм Тенештәге мәктәпләрне яптылар, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Антоновка укучылары Красновидово мәктәбендә укый башлады, ә Тенеш балаларын Кама Тамагы мәктәбенә тракторда йөрттеләр. Аннан соң Кама Тамагында да үзгәртеп корулар башланды – элек район мәгариф бүлеге урнашкан бинада акылга зәгыйфь балалар өчен коррекцион интернат ачылды. (Сүз уңаеннан, безнең редакция бинасы янында урнашкан бу ике катлы йортта хәзер торак фатирлар). Ә район хакимияте урнашкан күрше бинада балалар укыды. Интернат директоры итеп Мансур Шәриф улы Сафин билгеләнде.

1963 ел башында административ-территориаль бүленеш үзгәрү нәтиҗәсендә Кама Тамагы районы тәмам бетерелә һәм аның территориясе Тәтеш районына тапшырыла, бу вакытта язмабыз герое Александр Митрошинга кияүгә чыгып, инде берничә ел гаиләсе белән Киров өлкәсенең Кызыл Поляна бистәсендә яшәгән. Ире электр җиһазлары буенча механик була, ә Раиса Петровна җирле мәктәптә математика укыта.

- Мин анда беренче тапкыр чын бандеровчыны күрдем, - дип искә ала әңгәмәдәшем.

Ул кеше гаиләсе белән бу җирлеккә сөрелгән, Митрошиннарның күршесендә яшәгәннәр. Бандеровчының исеме Виктор Грек була. Бөек Ватан сугышы елларында кылган җинаятьләре өчен җәзадан  качып, Ставропольдә яшәгән, шунда гаилә корырга да өлгергән, әмма тиешле органнар аны табып алган.

- Бервакыт күрәм: аның бер улы, нәрсә турындадыр сөйләшә-сөйләшә, дуслары белән мәктәптән кайтып килә, - дип сүзен дәвам итте Раиса Петровна. - Малай ишегалдына керүгә, әтисе аны якасыннан эләктереп алды да, дус малайларына үзе турында сөйләүдә гаепләп, улыннан ачу белән сорау алырга тотынды һәм, нидер аңлатуны тыңлап та тормыйча, бер почмакка борчак сибә дә, куркынган малайны шуның өстенә тезләнергә мәҗбүр итә. Шуннан соң гаилә башлыгы төшке аш ашавын дәвам итә, ә улы ач килеш борчак өстендә тезләнеп тора. Әнисе аңа эчәргә су булса да бирергә тели, ләкин ире аңа да кулын күтәрә. Төн җиткәч тә, малай почмакта һаман салкында һәм ач килеш басып тора. Бандеровчының хатыны улын ашатмакчы була, ләкин тиран ир йокламый – аңа ташлана, ә хатын, куркып, капкадан чыгып йөгерә. Раиса Петровна, яшь булуына карамастан, бу хәлгә битараф кала алмый, аның гаделлек хисе бу ерткычтан курку хисеннән өстенрәк була. Кыз алар арасына баса һәм, теге кешегә, әгәр дә гаиләсен кыерсытудан туктамаса, милиция чакыртачагы турында әйтә. Ир куркуга кала– бандеровчылар үзләреннән көчсезрәк кешеләр белән генә кыю булган.

- Соңрак бу күршемне, шундый күп кенә җинаятьчеләрне аклаган кебек үк, акладылар, - дип үкенү хисе белән өстәде әңгәмәдәшем. Һәм бу тарихи факт безнең заманда да үзе турында белгертеп тора...

- Мәктәптә балалар белән эшләгәндә, без даими рәвештә экскурсияләргә йөрдек. Мәсәлән, Сосновка бистәсендә булганны бик яхшы хәтерлим, - дип, әңгәмәдәшем 1924 елда суднолар төзү верфе ачылган урынны искә алды, бу верфь сугыш елларында суднолар төзү буенча зур предприятиегә әверелгән, хәрби катерлар төзегән. Ул чакта Раиса Петровна да, балалар да кыңгыраулар белән җиһазландырылган корабларны һәм катерларны күреп тәэсирләнгәннәр. Кама Тамагындагы яңа чиркәүгә яхшы чаң кирәк булгач, Раиса Петровна Сосновка турында искә төшерә, һәм шул вакытта безнең район әлеге суднолар төзү предприятиесе белән биш чаң ясау турында килешү төзи, нәтиҗәдә бүген мәхәллә кешеләрен һәм район үзәгендә яшәүчеләрне искиткеч чаң чыңы сөендерә.

Ул гомер буе актив булып яшәгән кеше, кече Ватаны Антоновканы һәм туган районын бөтен күңеле белән ярата. 1965 елда яңадан торгызылгач, кире районга кайта.

- Ул вакытта Антоновкадагы рудникны яптылар, ә мәгариф бүлеге мөдире Мансур Шәриф улы Сафин иде, - дип искә ала Раиса Петровна. - Мәктәптә укытучы булып урнашырга урын булмады һәм мине мәгариф бүлегенә запас укытучы итеп алдылар. Инспектор Илдус Гайнуллин белән бергә шефлыкка алынган территорияләр буйлап йөрдек – эш күп иде, район яңадан мөстәкыйль эшли башлады...

Ә аннары, Киров өлкәсендә туган олы улы Сергейның беренче сыйныфка укырга керер вакыты җиткәч, Раиса Петровна «8 март исемендәге» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Соңрак поселоктагы клубны сүтеп, аның агач бүрәнәләреннән балалар бакчасы бинасы төзелә, ул урын янында хәзер Җиңү паркы урнашкан.

- Шартлар, әлбәттә, идеалдан ерак: гади генә уңайлыклар да юк иде, суны мичкәләрдә ташыдык, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Нәрсәдер эшләргә кирәк иде, шуңа күрә кирпеч бина төзү турында карар кабул ителде, бу бинада хәзерге «Салават күпере» балалар бакчасы урнашкан.

Агач бина да буш тормый – Кама Тамагына яшь укытучы Нариман Хәсәнов кайта һәм музыка мәктәбенә нигез сала. Башта баянда уйнарга өйрәтү сыйныфы ачыла, аңа Нариман Гаяз улы җитәкчелек итә, аннан соң, башка укытучылар килгәч, фортепианода һәм хәтта скрипкада уйнарга өйрәтә башлыйлар. Сүз уңаеннан, Раиса Петровнаның улы Сергей баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган.

Аның хезмәт биографиясендә буш ара юк – искәрмә булып бала карау ялы гына тора, анысы да 4 ай гына – ул вакытта бу беркемне дә гаҗәпләндермәгән, хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән эшләгән һәм шул ук вакытта балаларны да тәрбияләргә өлгергәннәр.

Шул вакытта поселокта балалар саны арта бара һәм тагын бер бина төзү турында карар кабул ителә, чөнки беренчесендә йокы бүлмәләре, уңайлыклар булмый, урыннар да җитми. 1980 елда Мансур Шәриф улы безнең эшлекле героиняны ясле-бакча белән кушылган 1 нче балалар бакчасы мөдире булырга күндерә. Аңа яңа бинаның проект документациясе, кирәкле җиһазларны табарга, кайтартырга, урнаштырырга һәм башка күп нәрсәләр йөкләтелә, әмма Раиса Петровна югалып калмый, киресенчә, үзенең нык холкын күрсәтеп, туп-туры Казан Кремленә бара. Монда ул Тенештән булган якташын очрата, бу кеше складка җитәкчелек итә, һәм моны, һичшиксез, уңыш дип әйтергә була – язмабыз герое балалар бакчасын ул елларда мөмкин булган кадәр барлык кирәкле һәм яхшы сыйфатлы әйберләр белән җиһазландыруга ирешкән: ашханә  өчен көнкүреше техникасы, яңа балалар караватлары, урын-җир әйберләре һәм унитазлар кайтарткан. Әгәр складта берәр нәрсә булмаса, бу аны туктатмаган – якташы белән бергә «Детский мир» кибетенә барып,  барлык кирәкле әйберләрне сатып алганнар. Раиса Петровна авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы директоры Леонид Григорьевич Наумовны җылы  сүзләр белән искә ала, ул һәрвакыт транспорт белән ярдәм иткән, чөнки балалар бакчасының үз машинасы булмаган…

Балаларга белем һәм тәрбия бирү  өлкәсендә озак еллар фидакарь эшчәнлеге дәверендә Раиса Петровнаның район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән һәм профсоюздан бик күп Мактау грамоталары җыелган. Ул һәрчак иҗтимагый тормыш үзәгендә кайнаган – моңа ветераннар Советындагы актив эшчәнлек тә, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу да керә, гомумән, элек тә актив булган, хәзер дә тормышка битараф булмыйча, яратып яшәвен дәвам итә.

Мәсәлән, Антоновкадан сугыш ветераны Иван Петрухинның начар шартларда яшәве һәм ярдәм итәргә беркеме дә булмавы турында белеп алгач, Раиса Петровна, Ватанны фашизмнан яклаган кешенең картлыгы уңай шартларда узсын өчен, аның проблемаларын хәл итәргә керешкән.

Әбисе Домна аның өчен һәрчак үрнәк була, ул аны хезмәтне, туган җирне яратырга, мәрхәмәтле булырга, тыюларга карамастан, дингә тугры булырга өйрәткән.  Кыз балачактан ук элек булган вакыйгалар – Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, колхозлар формалашу турында ишетеп үскән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев