Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның куллары шифалы

Ачык йөзле, аралашучан Зөлфия Заһидуллина халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Ул хезмәттәшләре арасында ныклы абруй, күпсанлы пациентларының олы хөрмәтен казанган. "Бик яхшы массаж ясаучы барын белеп килдек сезгә", - мондый сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә". -ди директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина. Без массаж кабинетына юл алдык."Узыгыз, эш графигым минутлап...

Ачык йөзле, аралашучан Зөлфия Заһидуллина халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Ул хезмәттәшләре арасында ныклы абруй, күпсанлы пациентларының олы хөрмәтен казанган.

"Бик яхшы массаж ясаучы барын белеп килдек сезгә", - мондый сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә". -ди директор урынбасары Зөлфия Миңнуллина. Без массаж кабинетына юл алдык."Узыгыз, эш графигым минутлап язылган, хәзер пациентны чакырам», - диде Зөлфия Әхмәр кызы. Район үзәгендә яшәүче Римма Липатовадан "Сезгә ничек хезмәт күрсәтәләр?"-дип кызыксындым. "Бик яхшы, беренче тапкыр 2006 елда килгән идем, шул вакыттан башлап биредә дәваланам. Дустанә, тыныч атмосфера һәм процедураларның файдасын күрәм". Зөлфия ханымнан тормыш юлы турында сораштырдым. Ул эшеннән тукталмыйча болай диде: "Мин Таҗикстанның Колхозобад поселогында тудым. Балачактан ук ишегалдында кызлар белән табиб булып уйный идек. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Курган-Төбә медицина училищесына укырга кердем. Юллама белән туган поселогыма үзәк район сырхауханәсенә кайттым, хирургия бүлегенә пост шәфкать туташы итеп билгеләделәр. 1992 елда гражданнар сугышы башланды. 1997 елда гаиләбез белән Кама Тамагына күченеп кайттык. Башта ЦРБда санитарка булып эшләдем, баш табиб Шәүкәт Абдуллин массаж ясаучы шәфкать туташына укырга җибәрде. Казанда курслар узып, 1998 елдан белгечлегем буенча эшлим, 2004 елның декабрендә безнең үзәк ачылды һәм мин 2005 елдан биредә". "Пациентлар бер курс массаж алганнан соң үзләрен яхшы хис итә. Казаннан, Тәтештән, Апастан киләләр, кайберләре киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Аларның рәхмәтләре миңа көч бирә, тагын да яхшырак эшлисе килә", - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. Көненә аның куллары аша 15кә якын кеше уза, шул исәптән өлкәннәр дә, инвалидлар да. Үзләрен ышанычлы тотсыннар һәм савыгуга өмет итсеннәр өчен күпме җылы сүз, күпме игътибар кирәк аларга, күпме физик көч таләп ителгәнлеге турында әйтеп тә торасы юк. Һәрвакыт шат күңелле, ярдәмчел Зөлфия ханым тирә-яктагыларга күңел җылысын бирә. Биредә ял итүче Балчыклы авылыннан Наилә һәм Фәрит Хатыйповлар фикерләре белән уртаклашты: "Без үзәктә уңайлы, яхшы ял итәбез. Бөтен йөрәк җылыларын биреп дәвалыйлар. Тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Бигрәк тә мактау сүзләрен массаж ясаучы Зөлфия Заһидуллина турында әйтәсем килә, ул безне елмаеп кына кереп чакыра, җайлап кына массаж ясый. Аның йомшак куллары безнең потлап җыелган тозларыбызны алып ташларга тырыша. Рәхмәтнең иң олысы аңа бездән. Эшендә зур уңышлар телибез". Зөлфия Әхмәр кызы югары квалификацияле белгеч. 2009 елда «Иң яхшы социаль хезмәткәр" дип табылган, 2012 елда муниципаль район Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Үзәк директоры Гөлназ Гайнетдинова аның турында болай диде: " Аның пациентлары вакытында һәм оператив хезмәт күрсәтүен генә түгел, һәркем белән уртак тел таба алуын, күңел биреп эшләвен дә бәяли". Зөлфия ханымның ире Ринат гаилә тормышында аңа нык терәк. Кызлары Рушания тимер юл техникумын тәмамлаган, уллары Радмир алтынчы сыйныфта укый. "Безнең әни - иң яхшысы. Без аңа сәламәтлек, шатлык телибез", -диде алар. 8 март бәйрәме алдыннан әлеге сүзләргә без дә кушылабыз, чөнки ул көн дә тирә-яктагыларга игелек кылып, шатлык өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев