Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Антоновка» үзешчән театры артистлары фестивальдә катнашты

Җәй – төрле юнәлештәге һәм дәрәҗәдәге фестивальләрнең актив чоры.

Әлмәттә менә инде өченче тапкыр Бөтенроссия урам театрлары фестивале узды, анда янә якташларыбыз – «Антоновка» үзешчән театры артистлары катнашты.

«Фестивальгә Идел буеннан һәм илнең үзәк төбәгенннән 19 театр һәм 100 дән артык урам театры җыелачак. География Әлмәт, Казан, Уфа, Пермь, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен, Антоновка авылын үз эченә ала...” – фестиваль алдыннан чыгарылган төсле буклетта әнә шул сүзләр язылган иде. Шунысы гаҗәп: районыбызының кечкенә генә авылының атамасы да данлыклы мәдәни традицияләре булган зур шәһәрләр һәм илебез башкаласы атамалары белән беррәттән тора, ә иң мөһиме, Антоновка театры коллективның уникальлеге шунда ки, алар бер театр артистлары гына түгел, күршеләр дә. Ә репетицияләр уздыру өчен иң яраткан урыннары – имән янындагы сәхнә!».

2019 елда Антоновка җирлеге энтузиастлары тарафыннан оештырылган һәвәскәрләр театры үзенең триумфаль чыгышын дәвам итә, хәзер алар – Әлмәтнең үзәк урамында. «Җиңел канатлар» урам театрлары фестивале Татарстан территориясендә беренчеләрдән булып профессиональ һәм һәвәскәр театрларны бер сәхнәдә берләштерә. Фестиваль Әлмәттән 1500 км ераклыктагы төбәкләрдән килгән урам театрларына үзләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.

Әлеге уникаль вакыйганы “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән «Җиңел канатлар» Әлмәт урам театры оештырды.

Фестиваль кысаларында катнашучылар урам театры осталыгы буенча мастер-класслар карады, Россия урам театрлары һәм артистлары берлеге белән түгәрәк өстәл янында очрашты. Театр сәнгате сөючеләр иҗади шартларда дустанә аралаштылар, илнең төрле театр коллективлары актерлары, режиссерлары, бутафорлары, чын профессиональ төбәкара берләшмә булдырып, хәзер дә элемтәдә торалар, бергә хезмәттәшлек итәләр…

Өченче «Җиңел канатлар» фестивале, тамашачыларны сокландырып, зур рекорд куйды, быел алар беренче фестивальгә караганда шактый күп иде һәм Әлмәттә яшәүчеләр карнавалда артистлар белән бергә атлады.

“Әлмәт халкының фестиваль тамашачысы булуын гына түгел, ә анда катнашуын, әлеге фестивальне оештыруга кагылышы булуын, аның эчендә кайнавын телибез”, - диде «Җиңел канатлар» урам театрының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ханнанова.

Фестивальдә ике йөзгә якын актер, режиссер, тәнкыйтьче, продюсер катнашты. Ә безнең артистлар тамашачыларны «Нәкъ өйләнер вакыт» спектакле (аның премьерасы Әлмәткә барганчы ук Туфан Миңнуллин исемендәге паркта булды) белән сөендереп кенә калмады, нефтьчеләр шәһәрендә аның идеясен дә тормышка ашырдылар – 15 июльдә Әлмәттә Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевлар үз гаиләләрен төзеде, чөнки “нәкъ өйләнер вакыт җиткән”…

Әлмәт ЗАГС идарәсе  социаль челтәрдәге аккаунтында яшь парны гадәти булмаган туйлары белән котлады: «Еш кына “туй” дигәч, безнең һәрберебез классик образлар җыелмасын күз алдына китерә: ак күлмәк кигән кәләш, кара костюм кигән кияү, алтын балдаклар, тасмалар һәм шарлар белән бизәлгән лимузин, шампан шәрабы... Ә бит бу мөһим көнне уникаль итәсе килә. Нәкъ менә шуңа күрә Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевләр туйларын  “стилягалар” стилендә – узган гасырда СССРда барлыкка килгән һәм вакытлар узу белән зур популярлык казанган яшьләр юнәлеше стилендә оештырырга карар иткән. Алар никахлашу тантанасына кыю рәвештә ачык төсләрдәге киемнәр сайлаганнар һәм кунакларына да үз үрнәкләренә иярергә тәкъдим иткәннәр. Шул рәвешле, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда Марат һәм Наталья, классик язылышудан шактый аерылып торган, күңелле һәм шаян гаилә бәйрәме оештырды».

Ә безнең газетаның “Вертушка” хореография проекты кысаларында талантлы һәм креатив гаилә – Сәхибгәрәевлар турында күп тапкырлар язганы бар, һәм без, котлауларга кушылып,  аларга мәхәббәт, үзара аңлашу һәм гармония телибез, ә «Антоновка» театры коллективының сәхнәләрдә яңа уңышларга ирешү һәм иҗади очышлар өчен канатлары һәрвакыт җиңел булсын…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев