Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана сертификаты тапшырылды

30 ноябрьдә МР башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификат тапшыру буенча чираттагы тантаналы чара үткәрелде. Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган аналарга сертификат тапшырылды. Алты әни: Кирельскидан Галина Миңневәлиева, Куйбышев Затоннан Анна Черникова, Кама Тамагыннан Рузалия Нигъмәтуллина, Миләүшә Хәбибуллова, Алинә Фәйзуллина һәм Алинә Закирова сертификат ияләре булды. ЗАГС...

30 ноябрьдә МР башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификат тапшыру буенча чираттагы тантаналы чара үткәрелде.

Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган аналарга сертификат тапшырылды. Алты әни: Кирельскидан Галина Миңневәлиева, Куйбышев Затоннан Анна Черникова, Кама Тамагыннан Рузалия Нигъмәтуллина, Миләүшә Хәбибуллова, Алинә Фәйзуллина һәм Алинә Закирова сертификат ияләре булды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова ата-аналарны мөһим һәм бәхетле мизгелләре белән котлады.

МР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов әти-әниләргә иң җылы теләкләрен җиткерде һәм ана (гаилә) капиталын тапшырды. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана сертификатының күләме, аның әһәмияте турында сөйләде. Чарада шулай ук «Автоградбанк» ЯАҖ Казан филиалы өстәмә офисы җитәкчесе Инна Гавчева катнашты. Ул әниләрне котлап, ана капиталы кредиты ярдәмендә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге турында сөйләде һәм истәлек бүләкләр тапшырды. «Кама Тамагы» АХП һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия вәкилләре балалары туу уңаеннан хезмәттәшләрен котларга килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X