Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталына ия булдылар

Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районның тугыз әнисенә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. «Бала туу үзе бер могҗиза ул. Гамәлдәге закон нигезендә, ЗАГС органнарына бала туу турында беренче чиратта нәкъ менә ата-ана хәбәр итә. Шуның нигезендә туу турында акт язуы теркәлә. Бу - кеше гомерендәге иң мөһим документ...

Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районның тугыз әнисенә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
«Бала туу үзе бер могҗиза ул. Гамәлдәге закон нигезендә, ЗАГС органнарына бала туу турында беренче чиратта нәкъ менә ата-ана хәбәр итә. Шуның нигезендә туу турында акт язуы теркәлә. Бу - кеше гомерендәге иң мөһим документ ЗАГС органнарында 100 ел саклана. 2012 елда районыбызда 132 бала теркәлгән, агымдагы елның өч аенда 37 бала дөньяга аваз салган»,- дигән мәгълүматлар җиткерде ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова. Икенче балаларын тудырган әниләргә тантанада ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный ярдәмчесе Иван Маховик беренче чиратта белергә тиеш булган кеше хокукларын аңлатты, ана капиталын аңлы кулланырга дигән теләк җиткерде.
Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФ җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов капитал белән эш итү вариантлары турында мәгълүмат бирде. Аннары МР башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазанов әнилөргө тантаналы шартларда сертификат тапшырды. Аларны шулай ук яшьлөр хәрәкәте вәкиле Александр Кочетков һәм мәгариф бүлеге вәкиле Гөлназ Мингазиева котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев