Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана булу – иң зур бәхет

15 мартта район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре үзләренә кунакка "Ана даны" медале белән бүләкләнгән күп балалы аналарны чакырды. Агымдагы елда алар район буенча 18 кешегә җитте. Алар арасында тәрбияче, сыер савучы, эшмәкәр, укытучы, хуҗабикәләр бар. Алар өчен "Һәр ана үз баласын яратуы белән матур" дип исемләнгән чара әзерләнгән иде.

Чараның максаты кунакларны музей белән таныштыру иде, чөнки алар әлегәчә музейда булмаганнар. Шулай ук бер-бере белән аралашып, гаилә шатлыклары һәм мәшәкатьләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды. Бу чарага махсус яңа стендлар ясалды.

Катнашучылар алдында котлау сүзе белән музей директоры Ирания Сәгъдиева чыкты. Ул гаиләдә аналарның зур ролен билгеләп, болай диде: "Аналар булганда җирдә тормыш дәвам итә. Ана булу - авырлыклары булса да, олы бәхет, зур җаваплылык та таләп итә. өйдә бала-чага тавышы яңгыраганда, бәхетле минутларны озайтып, шатланырга кирәк».

Аннан танылган шагыйрьләрнең аналарга багышланган шигырьләрен укыды. Безнең арада булмаган аналарның истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук Ирания Шиһаповна кыскача музей тарихы турында сөйләде, агымдагы елның юбилей елы - музей оешуга 25 ел тулуын билгеләп узды.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Газинур Габидуллин күп балалы аналарны хөрмәтләп, алар адресына җылы сүзләр җиткерде. Аларның бала тәрбияләүдә, хуҗалыкны алып баруда зур хезмәтләрен билгеләде.

"Әлбәттә, сез бу бүләккә лаек. Күп балалы гаилә булдыруда тырышлыгыгызны бәялибез, мәшәкатьләрегез күп булуга карамастан, гаилә учагы җылылыгын саклыйсыз. Хокукларыгыз булса да, тыйнаклык саклап читтән ярдәм көтмисез. Без Сезнең белән горурланабыз, зур рәхмәт Сезгә!»

Музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева кыскача әлеге медаль тарихы белән таныштырды. Элек III дәрәҗә "Ана даны" ордены тапшыралар иде. Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев 2000 елның 2 ноябрендә ТР "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләү тәртибен карау һәм документлар тапшыру турында" Указга кул куйды (2004 елның 23 июлендәге, 2009 елның 27 февралендәге карарга үзгәрешләр кертелде).

Һәр гаиләнең үз традицияләре, үзенчәлекләре бар, Рәсимә Нәҗмиева аналардан шул хакта сөйләүләрен үтенде. Кызыклы һәм җанлы сөйләшү булды. Соңыннан бергәләп аналарга багышланган җырлар башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X