Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын көз гүя укытучыга баш ия

Укытучы – ул һөнәр генә түгел, күңел халәте дә.

Педагог эше җиңел түгел, төпле белем генә түгел, зур көч, түземлек тә таләп итә. Әлеге һөнәрең авыр булуына карамастан, безнең арада укытучы һөнәрен сайлаган, мәктәпне икенче йорты итеп күргән, ә укучыларда яшәү мәгънәсен тапкан кешеләр дә бар.   

 

Нәкъ менә шундый кеше – исемен зур хәрефләр белән язарлык хезмәттәшем белән сезне дә таныштырасым килә. Ул – Оленина Наталья Ивановна. Ул Красновидовода туып үскән, Красновидово урта мәктәбен тәмамлаган.

Мәктәптә укыганда ук, бу чая кыз укытучы булырга карар итә. Үз фикерен үзгәртми һәм 1971 елда мәктәпне тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, Яңасала сигезьеллык мәктәбенә кабул ителә, бер үк вакытта Казан педагогика институтында укый.

1973 елда Наталья Ивановна туган авылы Красновидово мәктәбенә кайта һәм бүгенге көнгәчә биредә хезмәт куюын дәвам итә. Менә инде ярты гасырдан бирле ул география фәнен укыта, 30 елдан артык укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән. Хезмәт сөючән, фидакяр ханым үзен бөтенләе белән һөнәренә багышлый, хәтта еш кына ял турында да оныта. 

"Кайчагында төнгә кадәр отчет язып утыра идем, элек компьютерлар юк иде, барысы да кулдан язылды, - дип искә ала Наталья Ивановна. - Вакыт узганын да сизми идем, кайтырга җыенганда, вакытның төнгә авышканын күреп, гаҗәпкә кала идем. Авыл буйлап берүзем генә караңгыда  кайтканым булды. Куркыныч иде, ләкин ни хәл итәсең, эшем шундый – тулы көч таләп итә".

Игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел – хезмәттәшләре һәм укучылары Наталья Ивановнаны әнә шулай тасвирлый. Ул чын укытучы ия булырга тиешле барлык сыйфатларны туплаган: табигатьтән бирелгән талант, күңел җылысы, зирәклек, сизгерлеге, түземлеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, намуслылыгы, принципиальлек, шулай ук балаларга һәм үз һөнәренә чиксез мәхәббәт. Бу еллар эчендә ул никадәр чыгарылыш чыгарган. Һәр укучысын да хәтерли, һәркайсы өчен борчыла. Балалар турында сөйләгәндә, аның күзләре игелек һәм наз белән балкый. Сүз уңаеннан, укучылары да аны онытмый, еш кына мәктәпкә киләләр, укытучыларының хәлен белешәләр, үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән уртаклашалар.

Октябрь көзнең ачык төсләре белән генә җәлеп итеп калмый. Урманнарның алтын-сары төсләргә керүе һөнәри бәйрәмне – Укытучылар көнен бизи. Форсаттан файдаланып, Наталья Ивановнаны һөнәри бәйрәме белән котлыйсым килә, аңа сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим. Кадерле хезмәттәшебез, һәрвакыт шундый ук иҗади һәм энергияле булып калыгыз, йортыгызны кайгы-хәсрәт урап узсын, йөзегездә һәрчак нурлы елмаю булсын!

Барлык хезмәттәшләребез исеменнән иң изге теләкләр һәм тирән хөрмәт белән Аделина Шәйхиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X