Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтмыш өчнең сигезе

Узган чәршәмбедә районның сигез гаиләсе ана капиталына сертификат алды. Әлеге тантанага яшь әниләр кайсы балалары, кайсы ирләре белән килгән иде. Гаиләләрне икенче балалары туу белән Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов котлады. - Алты ел элек икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм итү...

Узган чәршәмбедә районның сигез гаиләсе ана капиталына сертификат алды.
Әлеге тантанага яшь әниләр кайсы балалары, кайсы ирләре белән килгән иде. Гаиләләрне икенче балалары туу белән Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов котлады.
- Алты ел элек икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм итү программасы страт алган иде, - диде Илмир Илдус улы. - Бу вакыт эчендә районда 576 гаилә ана капиталы алды. Аларның яртысы бирелгән акчаны тотты инде. Гаиләләрнең күпчелегендә акча торак шартларын яхшыртуга кулланылган. Ике гаилә өлкән балаларының ВУЗларда укуына түли. Быел районда андый гаиләләр 63 һәм бу чик түгел. Балаларыгыз сау-сәламәт булып үссен, сезгә хөкүмәт биргән мөмкинлек гаиләгез файдасына булсын.
Ана капиталына сертификатларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов тапшырды.
-Кама Тамагында гына да быел 44 бала беренче сыйныфка керде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Ирек улы. - Бу шатландыра, чөнки бу сан демографик күрсәткечләрнең берсе. Ул ел саен артыр дип өметләнәбез, чөнки ана капиталы бирелгән балалар мәктәпкә укырга барачак. Алар ел саен артачак.
Сабыйларга беренче рәсми бүләкләр - курчаклар һәм машиналарны яшьләр эше һәм спорт бүлеге вәкиле Александр Кочетков тапшырды. Ул шулай ук ата-аналарны балалары туу белән котлады һәм киләчәктә балаларының актив спортчылар булуына өмет белдерде. Яңа өйләнешүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен «Гаилә битләре» белешмә әсбапларын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды. Тантаналы чара истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X