«Алтын каләм-2013»
Апрель башында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Алтын каләм-2013» балалар һәм яшьләр матбугатының XVIII республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелә. Конкурсның район этабында районның гомумбелем бирү мәгариф учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары катнаша. Быел фестивальнең төп темасы - Казанда үткәреләчәк Универсиада -2013. Конкурсны гадәттәгечә яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештыра. Муниципаль этап кысаларында жюри...
Апрель башында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Алтын каләм-2013» балалар һәм яшьләр матбугатының XVIII республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелә.
Конкурсның район этабында районның гомумбелем бирү мәгариф учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары катнаша. Быел фестивальнең төп темасы - Казанда үткәреләчәк Универсиада -2013. Конкурсны гадәттәгечә яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештыра. Муниципаль этап кысаларында жюри әгъзалары иң яхшы дип табылган эшләрне сайлап алачак. Алар 15 апрельгә кадәр, фестивальнең финал этабында катнашучы кандидатуралар сайлап алу максатында, республикага җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев