Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алтын каләм-Золотое перо”

Спорт сәламәтләндерү комплексында районның 9 мәктәбеннән талантлы, илдә бара торган вакыйгаларга ваемсыз булмаган, максатчан балалар җыелды. 15 яшь хәбәрче 18 нче "Алтын каләм" республика конкурсының район турында үз көчләрен сынады. Бу көнне спорт комплексында спортның кулланма төре буенча ярышлар үткәрү очраклы гына булмагандыр, анда Кама Тамагы урта мәктәбе һәм Куйбышев...

Спорт сәламәтләндерү комплексында районның 9 мәктәбеннән талантлы, илдә бара торган вакыйгаларга ваемсыз булмаган, максатчан балалар җыелды. 15 яшь хәбәрче 18 нче "Алтын каләм" республика конкурсының район турында үз көчләрен сынады.
Бу көнне спорт комплексында спортның кулланма төре буенча ярышлар үткәрү очраклы гына булмагандыр, анда Кама Тамагы урта мәктәбе һәм Куйбышев Затон кадет интернат мәктәбе җыелма командалары ярышты. Яшь спортчылар һәм хәбәрчеләрне МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Поздняков тәбрикләде. Казан шәһәрендә үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы күздә тотып яшь хәбәрчеләр кечкенә, әмма кызыклы спорт ярышыннан репортаж әзерләде. Хәбәрчеләр сүзенә караганда, алар өчен бу беренче, әмма кызыклы тәҗрибә. Тәкъдим ителгән "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше" темасын конкурсантлар тулысынча ача алды.
Иң элек жюри конкурста катнашучыларның өй эшен бәяләде. Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасын кайберәүләр үзләре яшәгән торак пунктлар мисалында яктырткан һәм алар оттылар да.
«ТРда 2013 ел экология һәм табигатьне саклау елы дип игълан ителде. Табигатьнең матурлыгын күрсәтүче иң мөһим компонент- ул, әлбәттә, яшеллек. Әгәр дә яшеллек юк дәрәҗәсендә икән, бу әйләнә-тирә мохитне берничек тә гүзәл дип атарга мөмкин түгел.
Вакытлар узу белән, агачлар картая, ә яңаларын утыртучы юк. Киресенчә, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә, алар көннән-көн кими генә бара. Ә яшеллек бүгенге көндә үк юкка чыкса, бездән соң киләчәк буынга ни калыр? Без бит үзебезне генә түгел, бездән соң калачак буынны да кайгыртырга тиешбез. Монда уйланырга урын бар, минемчә», дип яза үзенең эшендә 8 сыйныф укучысы Алинә Сибгатуллина.
«Районыбызда урманнар шактый. Андагы төсләр, хуш исләр чуарлыгы кешеләрдәге хисләр төрлелегенә тәңгәл, әрәмәләрдә сайраган сандугачлар, киң колачлы өянкеләр, язларның башны әйләндерә торган хуш исле ак шомыртлары... барысы да табигатьтә өзлексез тормыш баруы турында сөйли. Әмма урманнарга матурлык, зәвык өстәр өчен, кешеләрнең ярдәме кирәк.
Урманнарга кергәч, киселгән агач төпләре, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше- күңелне иң әрнеткәне», - дип уйлана 10 сыйныф укучысы Гөлия Җантимерова.
«Безнең мәктәп укучылары өчен дә экология чит тема түгел. Һәр елны яз көннәрендә мәктәп тирәсенә агачлар утыртабыз. Җәй буе поселок урамнарын һәм мәктәп тирәсен бизәп торган чәчәкләрне карыйбыз: су сибәбез, чүпләрне утыйбыз. Сыерчыклар килүгә күп кенә укучылар сыерчык оялары ясап куйды»,- дип яза 10 сыйныф укучысы Илүзә Шәйморзина.
«Хәзер эколог дигән һөнәр бар. Алар табигатьне сакларга булыша, елгалар, суларны чистарттыра. Минем апаларым да нәкъ менә экологлар. Хәзерге вакытта олы апам оптика-механика заводында инженер-эколог булып эшли. Ә кечкенә апам КНИТУның экология факультетының икенче курсында белем ала. Киләчәктә мин дә алар кебек эколог булырга хыялланам. Мин җир шарыбызны, туган җиребезне саклауда үз өлешемне кертәсем килә», - дип үз планнары белән уртаклаша 8 сыйныф укучысы Гөлназ Талипова.
Бу укучыларга һәм аларның укытучыларына туган авыллары яки район табигатенә яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Жюриның бердәм карары буенча республика этабына Татьяна Худяшова, Алексей Малов, Татьяна Кошелева эшләре тәкъдим ителде, алар рус телендә. Ә татар теленнән язучылар арасында Иске Казиледән Алинә Сибгатуллина һәм Гөлия Җантимерова эшләре яхшы дип табылды (укытучылары Розалия Хәсәнҗанова). Кама Тамагы татар мәктәбеннән Гөлназ Талипова һәм Илүзә Шәйморзина өченче урынны бүлештеләр (укытучылары Роза Мифтахова). Олы Кариле, Олы Салтык, Келәнче, балтач мәктәпләре үз укучыларын әзерләп җибәрә алмады.
Рус төркеменнән Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Илүзә Галиева һәм Сөйки мәктәбеннән иң яшь катнашучы Олеся Сорокина эшләре дә уңай бәяләнде.
Кайбер катнашучылар интернеттан алып өй эшен башкаруга формаль караган. Бу очракта жюри га иҗади сәләт һәм оригиналь фикерләү хакында бәя бирү авыр. Киләсе елга бу үтенечне искә алсыннар иде. Редакция коллективы үз укучыларын конкурска әзерләгән остазларга, укытучыларга рәхмәт белдерә. Шулай ук яшьләр эше һәм спорт бүлегенә чараны оештырулары, бүләкләре өчен, "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренә кунакчыл булганнары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев