Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтай Шуктомов зур концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясады

Казанның «La Primavera» камералы оркестры җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Аббязов инде икенче ел талантлы яшьләр арасында бәйге үткәрә.

-Узган елны без конкурска гариза тапшырырга өлгермәдек, ә быел номерны да әзерләдек, вакытында гариза да җибәрдек, - диде район балалар музыка мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева.- Нәтиҗәдә мәктәбебез укучысы Алтай Шуктомов онлайн сайлап алу аша узды. Безнең өчен неаполитан җыры – Эдуардо ди Капуаның 1898 елда иҗат ителгән «O sole mio» (“Кояшым минем”) аккомпонементының демоверсиясе әзерләнгән иде. Музыка мәктәбендә без репитиция ясадык. Чәршәмбе көнне Алтай иртән җырны оркестр белән башкарып карады, ә кич, 20 гыйнварда, Зур концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясады. Музыка мәктәбе укучысы өчен бу бик зур вакыйга һәм ул танылган музыкантның яшь талантларга карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев