Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу "мошенниклар"га үз сүзен әйтте

Соңгы вакытта интернет челтәре Татарстанның халык артисты Алсу турындагы төрле гайбәтләр белән шыплап тулды. Янәсе җырчы яшәртә торган беләзек киеп йөри, шул сәбәпле 32 яшьлек Алсу һаман да яшь күренә икән. Моннан тыш, җырчыны "яшәртә" торган башка ысуллар да мәгълүм булды. Халык шуңа ышанып, "могҗизалы" товарларга заказ да бирә башлаган....

Соңгы вакытта интернет челтәре Татарстанның халык артисты Алсу турындагы төрле гайбәтләр белән шыплап тулды. Янәсе җырчы яшәртә торган беләзек киеп йөри, шул сәбәпле 32 яшьлек Алсу һаман да яшь күренә икән. Моннан тыш, җырчыны "яшәртә" торган башка ысуллар да мәгълүм булды. Халык шуңа ышанып, "могҗизалы" товарларга заказ да бирә башлаган. Чыннан да, җырчы яшәртә торган әйберләр кулланамы? Ниһаять, Алсу бу имеш-мимешләргә ачыклык кертте.


- Интернетта имештер мин куллана торган төрле товарларны рекламалаучы һәм минем исемнән бу хакта "күпсанлы интервьюларда" сөйләүче язмалар, ялган битләр артып китте. Мондый язмаларга артык игътибар бирергә тырышмасам да, сабырлыкның да чиге була. Әгәр сезгә минем исемнән ачылган ялган битләрдән хатлар җибәрсәләр, кичекмәстән аларны "блокировать" итәргә чакырам. Үземнән өстәп шуны әйтәсем килә: миңа, теләсә кайсы хатын-кызга кебек үк, яшь булып саклануым турындагы язмаларны уку рәхәт. Ләкин бу "могҗизалы беләзек", "йөзек", "муенса" куллану белән һич бәйле түгел. Моның сере минем ЯШЬ булуымда! Сездән яшереп саклый торган бер серем дә юк, сәламәт йокы, дөрес туклану һәм спорт - бары шул гына! Һәм, әлбәттә, йөрәктә мәхәббәт булырга тиеш! Әгәр дә берәр ысуллар, чаралар куллансам, кибетләр ачсам, бу хакта шушы биттә шәхсән үземнән белерсез, - дип язган Алсу Инстраграмдагы аккаунтында.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев