Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз Хәсәнов Рима белән туй итте!

19 декабрьдә яшь җырчы Алмаз Хәсәнов өйләнде! Кияү белән кәләш икесе дә Башкортстаннан булгач, туйны Туймазы шәһәрендә үткәргәннәр. 100ләп кунакны үзенә җыйган мәҗлесне танылган шоумен Мирхәт Гайсин алып барган. Алмаз әйтүенчә, туй күңелле узган, дуслары белән бергәләшеп җырлашып, рәхәтләнеп күңел ачканнар. "Тормыш иптәшем Рима белән 2 елга якын очрашып йөрдек....

19 декабрьдә яшь җырчы Алмаз Хәсәнов өйләнде! Кияү белән кәләш икесе дә Башкортстаннан булгач, туйны Туймазы шәһәрендә үткәргәннәр. 100ләп кунакны үзенә җыйган мәҗлесне танылган шоумен Мирхәт Гайсин алып барган. Алмаз әйтүенчә, туй күңелле узган, дуслары белән бергәләшеп җырлашып, рәхәтләнеп күңел ачканнар.


"Тормыш иптәшем Рима белән 2 елга якын очрашып йөрдек. Аның белән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә таныштык. Рима - биюче. Хәзерге вакытта "Сәйдәш" бию төркемендә эшли, мәктәптә дә укыта. Никахыбыз 31 октябрьдә булды. Казанда яшәячәкбез, Алла теләсә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алмаз Хәсәнов. Хәтерләсәгез, юмор остасы Рифат Зарипов та биюче кыз Диләрәгә өйләнде. Рима белән Диләрә үзара дуслар икән!

Алмазга туйның икенче көнендә үк Казанга килергә туры килгән. Сәбәбе дә сөенечле! Быел Алмаз Хәсәнов "Сагынам" җыры белән "Болгар радиосы" милли музыка премиясенә лаек булган. 20 декабрьдә Алмаз Казанда премия тапшыру тантанасында катнашкан. Премиянең төп тантанасы исә Мәскәүдә узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев