Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алма агачыннан ...

17 гыйнварда муниципаль район башлыгы урынбасары рөстәм гыйлметдинов җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. КДн утырышында иң беренчеләрдән булып Кирельск авылында яшәүче күп балалы ана эше тикшерелде. Комиссиягә чакырылганнар исемлегендә әлеге ханымның фамилиясе берничә тапкыр искә алыну сәбәбе шунда: аның балигъ булмаган ике улы даими рәвештә...

17 гыйнварда муниципаль район башлыгы урынбасары рөстәм гыйлметдинов җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
КДн утырышында иң беренчеләрдән булып Кирельск авылында яшәүче күп балалы ана эше тикшерелде. Комиссиягә чакырылганнар исемлегендә әлеге ханымның фамилиясе берничә тапкыр искә алыну сәбәбе шунда: аның балигъ булмаган ике улы даими рәвештә мәктәпкә йөрми. Аларның берсе алтынчы сыйныфта укый һәм әнисе белән Кирельскида яши, икенчесе - тугызынчы сыйныфта укый һәм Тәмтедә әбисе белән яши. Чакыруларны игътибарга алмаган ханымны комиссия утырышына, кем әйтмешли, кулыннан тотып китергәннәр. Аңа белдерелгән дәгъвалар асылын аңлатканнан соң, ханым туры мәгънәсендә җаваплылыктан качарга уйлый, комиссия әгъзаларына мине оятка калдырмагыз, дип залдан ук чыгып китә. Качкынны кире кайтарып, улларының язмышын бергәләп хәл итәргә булдылар. Әмма чыгышлары бик эмоциональ булган комиссия әгъзаларын ике яшүсмернең язмышы аналарына караганда күбрәк борчыды. Нәтиҗәдә ике атна дәвамында балаларның мәктәпкә йөрүен контрольгә алырга булдылар, әгәр дәресләрне калдырсалар, әлеге ханымны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә документлар җыю механизмы җибәреләчәк.
икенче эшнең асылы - яшүсмер кыз бала төнлә урамда сәрхүш килеш йөргән. кызның әнисе - олы Кариле авылында яшәүче ханым унбиш яшьлек кызын егерме яшьлек иптөш кызы белөн туган көнгө җибөрә. Моның нәрсәсе бар диярсез? Эш шунда ки, ул аны төнге сәгать 10да Кама Тамагына дусларына - җинаять кылган өчен хөкем срогы тутырган яшь ир-егетләр янына җибәрә. Нәтиҗәдә исерек яшүсмерне төнге сәгать бердә полиция патруль машинасы туктата. Мине, әни кеше буларак, яшүсмер кыз бала өчен күңелсез тәмамланырга мөмкин булган әлеге вакыйгада шунысы гаҗәпкә калдырды: ана кешене кызы бозган хокук тәртибе түгел, ә аңа салынган административ штраф күләме кызыксындырды. Комиссия аны мәҗбүри дәвалануга җибәрергә булды.
Комиссия утырышында шулай ук кайбер административ һәм социаль-адаптация характерындагы эшләр дә каралды. Балаларын тәрбияләүдән читләшкән кешеләр белән сөйләшүе бик авыр. Алар мәктәпкә, социаль яклау органнарына сылтый, үзләрен шундый ук җавапсыз авылдашлары белән чагыштыра, үзләреннән кала һәркемне гаепли. Югыйсә, яр кырыеннан китү һәм балаларыңа упкынга тәгәрәмәскә ярдәм итү өчен үзеңне гаепләргә һәм, беренче чиратта, яшәү рәвешеңне һәм фикерләвеңне үзгәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев