Алена Коняхинаның тылсымлы җепләре
Кама Тамагында яшәүче хатын-кыз республика конкурсы призеры булды.
«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында «Тылсымлы җеп» дип аталган бәйге уздырды. Анда оста куллы 95 хатын-кыз катнашты, жюри хөкеменә барлык төрдәге традицион чигү техникасы белән башкарылган 123 эш тәкъдим ителде.
Без конкурс призеры район мәдәният йорты рәссамы Алена Коняхина булуы турында язган идек. Алена Коняхина Красноярск краеның Игарка шәһәрендә туган, әти-әнисе шунда гаилә корган, аннары Кама Тамагына кайтканнар.
«Мәктәптән соң мин Казанның 30 нчы номерлы училищесына укырга кердем, анда бизәүче рәссам һөнәре алдым. Һәм менә унбиш ел район мәдәният йортында белгечлегем буенча эшлим. Соңрак компьютер дизайны белгечлеге буенча өстәмә укулар уздым, ә бер ел элек заманча методикалар программасы буенча «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль программасы кысаларында Д.Хворостовский исемендәге СГИИда квалификациямне күтәрдем.
Шулай килеп чыкты ки, һөнәри тормышымны мәдәният белән бәйләдем, хобби һәм мавыгуларым да иҗат белән бәйле.
Чигү белән беренче танышу балачагымда булды, тик ул вакытта мин үскәч бу шөгыльгә чын дәрт кабыныр дип уйламаган да идем.
Мине әбием Анна Тимофеевна тәрбияләде, ул бөтен киемнәргә һәм көнкүреш әйберләренә, гадәттә, күзгә ташланып тормаган урыннарга кечкенә генә чигүле бизәкләр ясый иде. Хәзер генә аңладым, мөгаен, алар саклагыч бөти рәвешендәге бизәкләр булгандыр. Балачакта мине бер-ике атлам чигүдән ничек шулай яфрак яки бөтеркә килеп чыгуы гаҗәпләндерә иде. Әлбәттә, әби мине өйрәтергә тырышып карады, әмма балалык энергиясе җиңде – миңа бер урында утыру кыен иде. Һәм менә күп еллар узгач, интернетта мин шул ук яфракларга һәм бөтеркәләргә тап булдым һәм нәрсәдер искә төште. Мин әбием кулланган техниканың «Роспись» җөе дип аталуы, аның иң борынгы техникаларның берсе булуы турында белдем. Өйрәнә һәм тәҗрибә туплый башладым, беренче эшләрем барысы да шушы техникада башкарылган.
Ә ел ярым элек истәлекле очрашу булды, бер күрүдә гашыйк булу дип әйтергә була. Мин «Татарстанның чигүле картасы» проектында катнашырга булдым, эшем өчен материал җыя башладым һәм бөтенләй көтмәгәндә туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гоар Кетцян «Мин сиңа нәрсә кирәклеген беләм» диде һәм запастагы экспонатлар арасыннан ыргак белән тамбурлы чигү техникасында чигелгән гаҗәеп сөлгене чыгарды. Әлбәттә, мин андый техника барлыгы турында белә идем, ләкин беркайчан да аны кулланып караганым булмады һәм хәтта бу турыда уйламадым да, ул вакыт мин «Роспись» җөе һәм берьяклы чигү техникасында эшләдем. Әмма бу гаҗәеп эшләнмә белән танышу барысын да үзгәртте. Кыска гына вакыт эчендә мин осталыгымны чарладым, көндез дә, төнлә дә чиктем. Нәтиҗәдә башкару техникасын һәм оригиналның рәсемен кабатлап, проект өчен сөлге чиктем. «Тылсымлы җеп» бәйгесенә тәкъдим иткән эшләнмәдә район туган якны өйрәнү запасларында сакланган һәм 1880-1920 еллар датасы белән билгеләнгән әлеге искиткеч сөлгедәге элемент та бар.
120 елдан артык тарихы булган көнкүреш предметы белән очрашу тормышымда зур роль уйнады дип саныйм. Хәзерге вакытта ыргак белән тамбур җөе техникасы эшләнмәләремдә төп чигү ысулы булып тора, еш кына мин аны «Роспись» җөе һәм бер яклы чигү белән аралаштырам. Әлеге техниканы, аның тарихын һәм үсешен үзлектән өйрәндем.
Без мәгълүмат табуы бик җиңел булган искиткеч заманда яшибез. Теләсә нәрсәгә өйрәнергә була, иң мөһиме теләк кенә булсын. Әмма балачакта ишеткән һәм күргәннәребез дә зур әһәмияткә ия, ул безнең фундаментыбызга, мәдәни кодыбызга салынган.
Әлбәттә, мин үземне оста дип атый алмыйм, мин бары тик чигүгә гашыйк кеше. Бу һөнәр үзенең тылсымлы дөньясына җәлеп итте, теләсә нинди әйбергә: сөлге, киндер сумкалар, күлмәкләр, косметика савыты, джинс курткаларга чигү, саклагыч беләзекләр, алкалар һәм муенсалар (чокерлар), китап кыстыргычлар һәм дәфтәр тышлыклары ясарга әзермен. Нәкъ менә джинс тукымасы белән эшләү бик ошый, аның тупас фактурасында нәфис яфраклар һәм бөтеркәләр бик отышлы күренә. Һәм һәр эшем – минем өчен яратканы, шуңа күрә аларны сата да алмыйм, күбрәк бүләк итәм. Гаҗәп, әмма шуңа игътибар иттем, кешеләр минем эшләрне түгел, ә эшләрем үзләре үз хуҗаларын сайлый. Шуңа күрә алар бик тиз тарала.
Тормышымда шулай килеп чыкты ки, мин баштан ук мәдәният юлын сайладым. Балачакта, район мәдәният йорты яныннан узганда, үскәч, монда эшләячәкмен, сәхнә өчен чәчәкләр ясаячакмын дип әйткән идем. Без барыбыз да хыялланабыз һәм миңа бәхет елмайды – хыялым чынга ашты. Мин үсеп җиттем, сәнгать белеме алдым һәм эшем сәхнә өчен чәчәкләр ясау белән генә чикләнми. Кул эшләре белән шөгыльләнүдә миңа мәдәният өлкәсендәге белемем һәм тәҗрибәм бик ярдәм итә, минемчә: башка һөнәр сайлаган булсам, бу һөнәрне үзләштерүе авыррак булыр иде, ләкин мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Безнең заманда бөтен нәрсәгә өйрәнергә мөмкин: эскизлар ясарга да, чигү тарихын һәм техникасын өйрәнергә дә, төс һәм материалларның нечкәлекләрен аңларга да була, барысы да теләккә бәйле. Мин үз остазларын очраткан кул осталарыннан көнләшәм, ләкин һәркемнең үз юлы.
Мин куллана торган чигү техникасы иң борынгылардан булып санала, аны авылча дип тә әйтәләр, ә андый чигүләр беркайчан да кыйммәтле һөнәр булмаган. Гади киемнәр һәм көнкүреш әйберләре еш кына өйдә тукылган, арзан тукымалардан чигелгән. Минем өчен бу иң кадерлесе – вакыт, безнең тормыш ритмында аны табуы бик җиңел түгел, тик башыма идея килгәч, мин теләсә кайсы буш минутта чигәргә әзер. Мәсәлән, конкурс эшенең күпме вакытымны алганын да белмим, барысы да бер сулышта үтте: эскиз ясау, материаллар сайлау, чигү, җыю һәм үтүкләү – һәм менә минем кулда кечкенә могҗиза.
Чигү белән мин үзем өчен, күңел өчен шөгыльләнәм. Бу минем илһамым, мин шулай ял итәм, ул минем кечкенә генә үз дөньям».
Алена үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм барлык теләүчеләрне үзенчәлекле әйберләр ясарга, яраткан киемнәренә икенче тормыш бирергә өйрәтергә әзер. Атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Алена район мәдәният йортында чигү түгәрәге үткәрә. Дәресләр сәгать 18.00 дә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев