Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдынгы почта элемтәләре

Июльнең икенче шимбәсе Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Россия почтасы һәр кешенең социаль тормышында әһәмиятле роль уйный. Без элемтә бүлекчәләренә хат салу, пенсияләр алу, төрле категория түләүләрен башкару өчен мөрәҗәгать итәбез. Даими алышынып торучы икътисад һәм кулланучылар ихтыяҗы шартларында ул яңа хезмәтләр кертә. Әле яңа гына агымдагы елның икенче ярты...

Июльнең икенче шимбәсе Россия почтасы көне билгеләп үтелә.

Россия почтасы һәр кешенең социаль тормышында әһәмиятле роль уйный. Без элемтә бүлекчәләренә хат салу, пенсияләр алу, төрле категория түләүләрен башкару өчен мөрәҗәгать итәбез. Даими алышынып торучы икътисад һәм кулланучылар ихтыяҗы шартларында ул яңа хезмәтләр кертә. Әле яңа гына агымдагы елның икенче ярты елына язылу кампаниясе тәмамланды. Әйтергә кирәк, бәяләр арту сәбәпле, Кама Тамагы почтамты җитәкчесе урынбасары Айгөл Мозаффарова сүзләренә караганда, гомуми язылу район буенча 80 процентка үтәлде, ә "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасына язылуга бу сан 89 процент тәшкил итә. Без газета битләрендә һәрдаим үзгәрешләрне биреп бардык. Даими укучыларыбыз игътибар иткәндер, берүк кешеләр алар. Бүген бездә кунакта нәкъ менә алар- язылу кампаниясен арттырып үтәгән почта элемтәсе бүлекчәләре җитәкчеләре. Алар үз һөнәрләренә туры килеп, елмаеп, бердәм булып килеп керделәр һәм алар белән аралашу да кызыклы булды. -Бу заманда халыкны ничек вакытлы матбугатка яздырасыз, "кодалап"мы, әллә башка сере бармы,-дип сорадым. - Халык үзе теләп языла, укытучылар беренчеләрдән булып языла. Хат ташучыларыбыз әйбәт эшләмәсә, без генә булдыра алмас идек. - Әйтергә кирәк, газета-журналларга язылу инструкторы Гүзәл Хәйретдинова да канатландырып тора. "Күпме булды, күпме калды", кебек көн саен бирелә торган сорауларыбызны җавапсыз калдырмый. - Безгә вакытыннан алда язылу акцияләре булыша, ул вакытта 60-70 процент җыеп калабыз. - Укыган кеше укымышлы инде, укымый торганына әйтү дә файдасыз. - Бер-беребез белән ярышып, көнләшеп, шул ук вакытта тату яшибез, эшлибез. -Бер теләгебез дә бар: авыл кешеләре хакында күбрәк языгыз әле! Болар Олы Бортас почта бүлеге җитәкчесе Сәрия Хафизова (102,9%), Олы Кариледән Рәмзия Рәхмәтуллина (102,6%), Караталдан Рушания Хәсәнова (102,1%), Иске Барыштан Гүзәл Нуруллина (101,5%), Келәнчедән Рузилә Сафина (101,4%). Әлбәттә, бу исемлекне Олы Карамалдан Роза Сәфәрова, Уразлы һәм Балтачтан Талия Гыймадиева, Венера Хикмәтуллина да тулыландырырга лаеклы. Аларның иң кечкенә хезмәт стажы 10-11 ел, 30 ел эшләгәннәре хакында исә һөнәренә тугры калганнар дими, ни дисең?! Көн дәвамында тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрен без болай да күрәбез. Почта хезмәткәрләре тырышлыгы белән һәр көн яңа газета һәм журналлар укыйбыз, күп мәгълүмат алабыз. "Һөнәри бәйрәмебез алдыннан "Россия почтасы" Кама Тамагы почтамты хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм, катлаулы, әмма мактаулы хезмәтебездә уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим",- диде җитәкче урынбасары Айгөл Мозаффарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев