Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдакчылардан сак булыгыз!

10 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Кама Тамагы районында "Сак булыгыз - алдакчылар!" кисәтү акциясе үткәрелә. Өч атна дәвамында полицейcкийлар пенсионерлар, инвалидлар һәм ялгыз яшәүчеләр янында булып, чит кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында сөйләячәк. Шулай ук уку йортларында лекцияләр үткәреләчәк, анда хокук саклау органнары хезмәткәрләре куркынычсызлык буенча киңәшләр биреп, аеруча...

10 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Кама Тамагы районында "Сак булыгыз - алдакчылар!" кисәтү акциясе үткәрелә.

Өч атна дәвамында полицейcкийлар пенсионерлар, инвалидлар һәм ялгыз яшәүчеләр янында булып, чит кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында сөйләячәк. Шулай ук уку йортларында лекцияләр үткәреләчәк, анда хокук саклау органнары хезмәткәрләре куркынычсызлык буенча киңәшләр биреп, аеруча киң таралган алдану схемалары турында сөйләячәк. Искә төшереп китик, алдакчылар бозым чыгару яки үзләрен социаль хезмәткәр дип, медик яки полицейский дип таныштырып, ышанычка керәләр. Юл һәлакәтенә юлыккан якын кешегә ярдәм күрсәтү өчен акча, банк картасын блокировкалау, кыйммәтле отышлар өчен комиссия түләүләре җибәрүне үтенеп СМСлар җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев