Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алда тагын яңа юбилейлар көтеп торсын

Даныш авылында яшәүче Зариповлар үзләренең гаилә юбилеен билгеләп үтте. Зөфәр Каюм улы белән Зәфлүнә Гатаулла кызы 50 ел элек – 1974 елның җәендә өйләнешкән.

Без Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел юбилярлары белән аралаштык һәм газета укучыларыбызга бу парның язмышы һәм бәхетле тормыш серләре турында сөйләргә булдык.

Алар икесе дә Даныш авылында туып үскән, шундагы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнар һәм укуларын Олы Кариле авылы мәктәбендә дәвам иткәннәр. Көн саен теләсә нинди һава шартларында берничә километр ераклыктагы авылга укырга йөргәннәр.

Зәфлүнә Гатаулла кызы алты балалы зур гаиләдә үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы каршындагы училищега укырга кергән. 

Зөфәр Каюм улы аның абыйлары белән дус була һәм үзеннән алты яшькә кече кызга башта игътибар да итми. Армиядән кайткач, 1 Май исемендәге колхозга эшкә урнаша. Ул арада Зәфлүнә, үсеп, сөйкемле яшь кызга әверелә. Шәһәрдән туган авылына еш кайта һәм шул чакта яшьләр бер-берсен күреп ала.

1974 елның июль ахырында никах укыталар, шул көнне үк язылышалар да. Яшь пар Зөфәр Каюм улының әти-әнисе йортында яши. Туйдан соң алар йортны зурайталар, янкорма салалар, су кертәләр, тора-бара газ да кертәләр.

Авыл йортында уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да булдырыла.

Зәфлүнә Гатаулла кызы 35 елдан артык, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда сыер савучы булып хезмәт куя.

Зөфәр Каюм улы шунда ук фермада йөк машинасы йөрткән. Гаилә башлыгының хезмәт стажы 47 елны тәшкил итә. Алар гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Икесе дә хезмәт сөючән гаиләләрдә балачактан ук эшләп үскәннәр. Шуңа күрә үзләренең дә хуҗалыклары зур була – сыер, сарыклар, кош-корт асрыйлар, яшелчә бакчасы үстерәләр. Болар барысы да зур игътибар һәм хезмәт таләп иткән.

Гаиләдә ике уллары туа. Кызганыч, олы уллары Илфар бик иртә – 40 яшендә вафат булган, ике кызы калган, олысының инде үзенең балалары бар.

Кече уллары Илнур Казанда яши, өч баласы: бер улы һәм ике кызы бар. Улы күптән түгел армиягә киткән. Илнур гаиләсе белән әти-әнисе янына еш кайта.

Йортлары матурлыгы белән җәлеп итеп тора, тәрәзәләре йөзлекләр белән бизәлгән, алгы бакчада чәчәкләр үсә. Бу матур пар үзе дә тирә-юньне матурлыкка төрә.

Июнь аенда район Сабан туена гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасына Зариповлар да чакырулы иде, үз гаиләләренә шундый игътибардан аларның күңелләре булды.
Бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә, дигән сорауга Зәфлүнә Гатаулла кызы: “Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү, сүз белән дә, гамәл белән дә рәнҗетмәү, ярдәм итү, балаларны һәм оныкларны бергә тәрбияләү, тормышта бер максатка омтылу һәм уртак эш белән шөгыльләнү», - дип җавап бирде.

Ә без исә юбилярларга нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм бергә яңа юбилейларга җитүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев