Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларга карап сокланабыз

Россиядә яшьләрнең милли бәйрәме ел саен үткәрелә. Яшьләр җәмгыятьнең иң актив һәм мобиль өлеше, ул үзгәрешләргә тиз ияләшә, яңа белемне җиңел үзләштерә. Яхшы белемле, инициативалы һәм иҗади кешеләр, көчле карарлар кабул итә белүчеләр аеруча кирәк. "Аларның мәнфәгатен хуплау өчен озак вакытлы максатчан программалар бар,- ди район яшьләр эше һәм спорт...

Россиядә яшьләрнең милли бәйрәме ел саен үткәрелә.

Яшьләр җәмгыятьнең иң актив һәм мобиль өлеше, ул үзгәрешләргә тиз ияләшә, яңа белемне җиңел үзләштерә. Яхшы белемле, инициативалы һәм иҗади кешеләр, көчле карарлар кабул итә белүчеләр аеруча кирәк. "Аларның мәнфәгатен хуплау өчен озак вакытлы максатчан программалар бар,- ди район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин. - Болар - "2011-2015 елларга Кама Тамагы муниципаль районының авыл яшьләре", "Гражданнарны патриотик тәрбияләү турында", "ТРда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча социаль түләүләр алу мөмкинлеге бирелә, "Аграр яшьләр берләшмәсе", иҗтимагый оешмасы бүлеге булдырылган, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр берләшмәсе үзәге булдырылган, укучылар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. Боларның барысы да ниндидер бер дәрәҗәдә яшьләрнең үзен күрсәтүгә этәргеч бирә, аларга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә". Быел Казан педагогия көллиятен тәмамлап спорт мәктәбенә методист булып эшкә урнашырга теләүче Алсу Хананова районда замана яшьләре вәкиленең берсе. Буш вакытында Алсу спорт белән шөгыльләнә, волейбол уйный, театр студиясендә катнаша. Без аның хыяллары турында белештек, ә ул менә нәрсәләр сөйләде: «Киләчәктә кечкенә балалардан төркем җыеп, волейбол уйнау серләрен өйрәтергә телим. Районыбызда яшьләр сәламәт яшәү рәвешен алып барсын иде. Яшьләргә күңелсез булмасын, спорт белән шөгыльләнсеннәр. Моның өчен безнең районда бөтен мөмкинлекләр дә бар». Алсу белән берлектә районыбызның егетләрен, кызларын яшьләр көне белән котлыйбыз. Яшьлекнең бөтен мөмкинлеге бар- матурлык, көч, энергия, белем һәм омтылыш. Ә бу сыйфатлар тормыш юлын башлаганда бик мөһим. Сезгә, яшьләр, матур эшләрне дәвам итүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев