Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар Җиңү өчен тылда хезмәт куйган

Кама Тамагы поселогы башлыгы урынбасары Раил Дәүләтшин һәм поселок башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина агропредприятие вәкилләре Наталья Устименко һәм Рәсим Шәйморзин белән район үзәгендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булдылар.

Кәбир Гайнуллин 1931 елда Келәнчедә туган. Аңа 3 яшь булганда, әнисе үлә, күп тә үтми әтисе вафат була. Шулай итеп, дүрт бала үги ана кулына кала, ул аларны ташламаган, үз тормышын кормаган,  балаларның барысын да үстергән.

- Иртә эшли башларга туры килде, - дип искә ала Кәбир Мортаза улы. – Ун яшемдә мин дуңгыз көтүе көттем, фермада эшләдем, малайлар булдыра ала торган барлык эшләрне башкардым. Үскәч, армиягә киттем, Хабаровск краенда хезмәт иттем, аннары өйләндем, гаиләм белән Урта Азиядә яшәдек, ә 1969 елда Кама Тамагына кайтып төпләндек. 

Кәбир Гайнуллин, пенсиягә чыкканчы, авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында балта остасы булып эшләгән, хезмәттәшләренә йортлар һәм фатирлар төзегән.

Фатыйх Зыятдин улы һәм Хәлимә Әдһәм кызы Замалиевлар Кама Тамагында улларының гаиләсе белән яшиләр. Аларның балачагы һәм яшьлек еллары туган авылларында – Бәбидә һәм Олы Кариледә узган. Икесе дә бик иртә колхозда эшли башлаган, терлек көтүе көткәннәр, үгез җигеп, җир эшкәрткәннәр. Чувашиядә, Алексеевск районында урман кисүдә катнашканнар. Икесе дә ишле гаиләләрдә үскән, икесенең дә абыйлары сугышта катнашкан, тик Фатыйх Зыятдин улының абыйсы хәбәрсез югалган, Хәлимә Әдһәм кызының абыйсы сугыштан исән кайткан. Быел март аенда Замалиевлар гаиләсе бергә тормыш коруларының 70 еллыгын билгеләп үтте. Алар Җиңү көне якынлашу уңаеннан үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.

Антонина Васильевна Шагуновага гомердә үз яшен бирмәссең – ул 1925 елгы. Безне бик җылы каршы алды. Антонина Васильевна Кама Тамагында туып үскән, озак еллар ире белән Әстерханда яшәгән, шунда эшләгән. Ялгыз калгач, туганнарына якынрак булу өчен туган ягына кайтырга карар иткән. 

- Без өлкәннәрне онытмавыгыз бик күңелле. Авырлыклар һәм хезмәт белән тулы гомер юлы үттек. Иртә эшли башларга туры килде, әмма ул вакыттагы стандартлар буенча мин хәтта соң – 15 яшемдә генә эшли башладым.  8 сыйныфны тәмамлый алдым, ә яшьтәшләремнең күбесе 4 сыйныфтан соң эшли башлады, - дип сөйли Антонина Шагунова.

Зыятдинов Таһир Фәттах улы тумышы белән Кече Кариледән. Ул җиде балалы гаиләдә иң өлкәне була. Җиде сыйныфны тәмамлауга ирешә, ләкин 11 яшеннән үк эшли башлый. 

- Әти сугышка китте, туган апаны окоп казырга җибәрделәр. Мин аңа Тәтеш районына ризык ташыдым. Кырык градуслы салкында җәяү йөгерә идем, - дип искә ала Таһир Зыятдинов.

Һадия Идрис кызы Галиева Олы Кариле авылында туган. Ул дүрт кыз бала үскән гаиләдә иң кечесе. Әти-әнисе балаларын укыткан,  кызларга күп эшләргә дә туры килгән. 

- Сигез яшемнән колхозда эшләдем, икмәк кисәгемне эшләп ашадым, - ди Һадия Галиева. – Шулай да 8 сыйныфны тәмамладым, гәрчә укуыбыз октябрь ахырында колхозда сезонлы эшләр беткәч башланса да. Соңрак техникум тәмамладым. Олы Кариле СХТда эшләдем, ул таркатылгач, Кама Тамагына күчендек. СХТга урнаштым, лаеклы ялга чыкканчы, анда бухгалтер һәм икътисадчы булып эшләдем. Апам укытучы булды, гомер буе Олы Кариле мәктәбендә эшләде. Аңа карап, кызым да педагогия институтына укырга керде һәм гомере буе Тәмте мәктәбендә химия укыта.

Барлык илләрдә дә, барлык гаиләләрдә дә тынычлык хөкем сөрсен. Бу иң мөһиме – барысы да өйдә булып, һәркем исән-сау һәм сәламәт булсын. Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев