Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аксакал сүзе

Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Шәһит Зарипов гомере буе туган "Кама" колхозында хезмәт куя. "Хәзер басуларда комбайнда эшләү үзенә бер рәхәт, яңа техникада механизатор өчен барлык шартлар булдырылган. Ә без басуда кайвакыт көннәр буена ягулык китергәнне яки бункердан ашлык бушату өчен машина килгәнне көтә идек. Аның каравы кызык иде, без эссегә...

Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Шәһит Зарипов гомере буе туган "Кама" колхозында хезмәт куя.

"Хәзер басуларда комбайнда эшләү үзенә бер рәхәт, яңа техникада механизатор өчен барлык шартлар булдырылган. Ә без басуда кайвакыт көннәр буена ягулык китергәнне яки бункердан ашлык бушату өчен машина килгәнне көтә идек. Аның каравы кызык иде, без эссегә ияләшкән буын. Безгә яхшы эшебезне кызыксындыру нияте белән Болгариягә, Румыниягә юлламалар бирделәр. ВЛКСМ ҮКның "Алтын башак" билгесе тапшырдылар, "Иген фронты герое" исеме расланган иде. Комсомол-яшьләр агрегаты составына кереп, бер-беребез белән ярышып эшләдек. Мәрхәб Хәйруллин һәм Шәһит Кәримов остазларым булды". Әле хәзер дә үзен егетләрчә хис иткән, басуга чыккач комбайнга утырырга ашкынып торуы чиксез соклану уятты миндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев