Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әкият”тә кунакта

Балачакта кичергән шатлыклы, куанычлы кичерешләр безне гомер буе озата килә. Вакыйганы кичерүгә караганда, аны көтеп алу мизгелләре, бигрәк тә истә кала. Әлеге вакыйганы да - Казан Дәүләт Әкият Курчак театрына экскурсияне - балалар түземсезләнеп көтеп алды. Бу - беренчедән, әле яңа гына төзелгән, могҗизалы әкияттәге кебек бина белән танышу, ә...

Балачакта кичергән шатлыклы, куанычлы кичерешләр безне гомер буе озата килә.
Вакыйганы кичерүгә караганда, аны көтеп алу мизгелләре, бигрәк тә истә кала. Әлеге вакыйганы да - Казан Дәүләт Әкият Курчак театрына экскурсияне - балалар түземсезләнеп көтеп алды. Бу - беренчедән, әле яңа гына төзелгән, могҗизалы әкияттәге кебек бина белән танышу, ә икенче яктан, профессиональ актёрлар белән аралашу, чын сәнгать белән танышудан гыйбарәт иде. Шушы көннәрдә Кама Тамагы татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әлеге хисләрне кичерделәр.
Әйе, чынлап та президентыбыз балаларга зур бүләк ясады. Әкияти замок (сарай) формасында төзелгән бу мәһабәт бина әллә каян үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Эчендәге бизәлешкә, җиһазларга исең китәрлек. Бу матурлыкны шәһәр балалары гына түгел, ерак районнарда яшәүче авыл балалары да күрергә лаек бит.
Без, театр репертуарыннан бөек Тукаебызның буыннан буынга күчеп килә торган үлмәс әкиятен - "Кәҗә белән Сарык" спектаклен сайладык. Әйе, артистларның уйнавына карап таң калдык. Безнең якташыбыз, Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туып үскән Татарстанның атказанган артисткасы исеменә лаек булган Фәнзилә Сабирова төп рольне - Сарык ролен башкарды. Аның чынлап та үз эшенә гашыйк булуы, сәхнәдә янып торуы безнең күңелләрне әсир итте, без горурлык хисе кичердек. Бала тәрбияләүдә сәнгатьнең зур роль уйнавына тагын бер кат инанасың... Курчак театрына сәяхәт укучыларны да иҗатка рухландырды. Хәзерге вакытта алар театр атналыгына әзерләнәләр, үзләре сайлап алган спектакльләр буенча репетицияләрне башлап җибәрделәр. Мәктәп директорыбыз Альберт Мифтахов балалар өчен уздырыла торган чараларны һәрвакыт хуплап каршы алуы, ярдәм итәргә әзер торуы белән безгә үрнәк булып тора.
Балаларга кыска гына булса да, бу бәхетле мизгелләрне бүләк иткән әти-әниләргә, оештыручы укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә мондый сәяхәтләрне тагын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X