Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак бәхетләр эзләп чыгып киттек...

...Әнкәйләрнең игез сыңарыдыр, Ахрысы, син, туган авылым!.. Х. Әюп Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортына халык агыла. Алексеевск, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарының якташлар очрашуына мәдәният йорты директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева җыя. 1970-80нче елларда республикабыз районнарыннан Ак кала һәм гигант КамАЗ заводлары төзелешенә килгән...

...Әнкәйләрнең игез сыңарыдыр,
Ахрысы, син, туган авылым!..
Х. Әюп
Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортына халык агыла. Алексеевск, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарының якташлар очрашуына мәдәният йорты директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева җыя.
1970-80нче елларда республикабыз районнарыннан Ак кала һәм гигант КамАЗ заводлары төзелешенә килгән милләттәшләребезне 20 ел элек ул якташлар җәмгыятьләре төзеп, ел саен очрашуларга җыя башлый. Быелгы очрашуны әзерли башлаганда шәһәрдә 30 район якташлык җәмгыятьләре булса, кичәне башлап җибәргәндә Гөлзада Мөхәммәт кызы тагын 2 районның: Спас һәм Тәтеш районнарының яңа оешкан җәмгыять рәисләрен- адвокат булып эшләүче Марс Гайнетдиновны һәм эшмәкәр Андрей Горюновны сәхнәгә чакырды. Ә Алексеевск районы (җитәкчесе Әхнәф Шаһивәлиев) һәм Кама Тамагы районы (җитәкчесе Рафаил Заһидуллин) җәмгыятьләре рәисләре 32 район арасында иң активлардан. Рафаил Нурмый улы - чик саклау гаскәрләренә алмаш әзерләүче оешма җитәкчесе дә.
Чаллыда яшәүче якташлары белән очрашуга чакыру алган һәр районнан делегация килү һәркем өчен зур шатлык булды. Алексеевский районыннан хакимият вәкиле ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшидә Гатина, Кама Тамагы районы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, якташлык җәмгыятьләре белән эшләү буенча киңәшчесе Юрий Ильин, районның элемтә һәм почта җитәкчесе, һәвәскәр автор-башкаручы Айдар Айтуганов хакимият башлыгы һәм райондашлары исеменнән сәламләгәндә залда утыручы һәркем күңеле белән туган ягында йөргәндер, мөгаен. Очрашуга килгән чаллылыларга һәм район делегацияләренә шәһәр мэре исеменнән аның урынбасары Флера Андреева чыкты:
- Кырык ел элек КамАЗ һәм шәһәребез төзелешенә шундый уңган, булган егет- кызларыгызны җибәрүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Инде аларның бездә туган балаларына, оныкларына Чаллы - туган шәһәрләре. Сез якташларыгыз белән горурлана аласыз, алар йөз милләте, ярты миллион халкы булган Чаллының дус яшәүче халкы арасында үз урыннарын тапты.
Район делегатлары туган яклары турында тәфсилләп сөйләде. Кама Тамагыннан Рөстәм Гыйлметдинов:
- Безнең районның табигатедәй матурлык башка җирдә юк, билгеле. Ләкин, без сезне ял итәргә, күреп китәргә дип кенә чакырмыйбыз. Бизнес-планнар, инвестицияләр белән көтәбез, - диде. - 1970-80нче елларда районнарыбыз егет-кызларын зур төзелешкә юллаган. Хәзер аларның улларын-кызларын без Кама Тамагы гипс эшкәртү предприятиясенә эшкә чакырабыз. Россия буйлап эзләгәнче, кирәкле 700 белгечне үзебезнең якташлар арасыннан тапсак әйбәт булыр иде. Хезмәт хакы 30 меңнән ким булмас дип көтелә. Затон поселыгында белгечләр өчен яңа йортлар төзелә. Кама Тамагы якташлар җәмгыяте Казанда 20 ел элек безнең Туфан Миңнуллин җитәкчелегендә беренчеләрдән булып оешкан иде. Без якташларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Башкаларны турист буларак кунакка чакырабыз. Ел саен 4-5 мең турист районыбызда булып китә. Бездәгедәй җир асты юллары беркайда да юк.
Сәхнәгә 4 районның да Чаллы шәһәр төзелешенә, иҗтимагый тормышына зур өлеш керткән гаиләләр күтәрелде. Иң күп алкышларны 12 кешедән торган Идрисовлар династиясе (Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылы) ишетте. Очрашу чыгышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Җырчы Нәргизнең "Изгеләр тауы" (Алексеевский), Ямбакты егете Илгизәр Мортазинның "Болгарым" җыры (Спас), Татьяна Аристова һәм Маргарита Пензина дуэты (Спас), Айгөл Шәйхетдинова, Гөлсинә Акбитова, Вәрия һәм Фирдәүс Шәйхелисламовлар, Айдар Айтугановның (Кама Тамагы) җырлауларын, Валериян Васильевның (Алексеевский) баянда уйнавын тамашачылар ихлас алкышлады. Ә Нотфулла Миңнуллинның (Кама Тамагы) "Кайда сез, сабакташлар?!" җыры (баянда Җ. Бикушев) залны сискәндерде, күзләрне яшьләндерде, уйландырды: көн саен диярлек күрешеп, бер мәктәптә укып йөргән сабакташлар бер шәһәрдә яшәп тә нигә сирәк очраша?
Шундый эчтәлекле, кызыклы очрашулар инициаторы булган Гөлзада Рзаевага якташларның район делегацияләре дә, чаллылыларга әверелсәләр дә туган якларын сагынып яшәүче алексеевскийлылар, каматамагылылар, спаслылар, тәтешлеләр олы рәхмәт хисләре белән, тагын очрашулар насыйп булсын, дип таралышты.
Рәсемдә: очрашуга килгән каматамагылылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев