Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгыр теләдек... яуды

Яңгыр теләдек... яуды Сатлыган авылы халкы мин белгәннән бирле - 50 елга якын һәм моңа чаклы да булгандыр ул - озак яңгыр яумый торса, карты-яше, бала-чагасы "Таш билге" зиратына бергә җыелышып шилык үткәрү йоласын үти. "Таш билге" дигән урын Изгеләр каберлеге. Безнең көнгәчә сакланып калган кабер ташлары да шул хакта...

Яңгыр теләдек... яуды
Сатлыган авылы халкы мин белгәннән бирле - 50 елга якын һәм моңа чаклы да булгандыр ул - озак яңгыр яумый торса, карты-яше, бала-чагасы "Таш билге" зиратына бергә җыелышып шилык үткәрү йоласын үти.
"Таш билге" дигән урын Изгеләр каберлеге. Безнең көнгәчә сакланып калган кабер ташлары да шул хакта "сөйли". Анда борынгы ханнар заманында 7 кыз күмелгән, дип сөйли авыл карт-карчыклары. Каберлекне электәгеләр әйләндереп алган, печән чабып алып, ташларын чистартып карап торганнар. Хәзер исә авылда терлек асрамагач, үлән билдән, каты- кура, баганалары кыйшайган. Тимер- чыбыклары өзелгән. Хәер, кабер ташларын юып торалар икән, быел да ул шулай булган. Каберлекне төзәтү уй-ниятләре бар- барын, моның өчен, билгеле ки, акчалата ярдәм кирәк. Шулар булганда өмет чынга ашар, иншаллаһ. Биредәге кабер ташлары тарих ул. Ул үткәндәгеләрне бүгенгесе белән бәйли. Аларга карап күңелдә тормыш, яшәү мәгънәсе хисләре уяна. Бездән соң килүче яшь буынга тапшыру ниятеннән үтәлә дә әби-бабайлардан килгән йолалар, гореф-гадәтләр. Мин үзем дә оныкларымны шуларны күздә тотып катнаштыруны хуп күрдем.
5 июньдә үткәрелгән шилык- яңгыр теләү җыенында 5 яшьтән алып 92 яшькәчә булган Сатлыган, Кече Карамал, Затон, Кама Тамагы, Каратай, хәтта Даныш авылы халкы да катнашты.
Башта изгеләр зираты кырыенда, сахрада остабикә Сәгыйть кызы Нурания җитәкчелегендә Истиска намазы- озакка сузылган корылык сәбәпле Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган нәфел намазы укылды. Аннан соң елга-чишмә буена, гадәтләнгән бер урында чирәмдә корылган табында җыен дәвам итте. Биредә иртән үк авылның актив, уңган-булган хуҗабикәләре аш-су әзерләгән. Олыгайган көнендә бирегә күченеп яши башлаган Тәскирә ханым ниятләп корбан чалдырган, шуннан авыз иттек, "Яңгыр боткасы" ашадык, һәркем үзе белән алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланыштык, күрешү, сөенечләр, истәлекләр уртаклашу хисләре... "Бер күрешү үзе бер гомер" диләр бит. Җыен тәмамланыр алдыннан гына кем килә дисәк, авылның иң өлкән кешесе, хәзер кызы тәрбиясендә Казанда яшәүче Хәдичә тәтә Булатованы машинадан төшереп, җитәкләп киләләр икән. Шул арада бала-чага яңгыр теләп, чыр-чу килеп бер-берсенә су сибешә.
Мин әлеге чарадан кайтуга бу хәбәрне шәрикъләүгә керешкәнче үк язмамның башын үзеннән-үзе ничектер "Яңгыр теләдек... яуды" дигән исем куйдым. Иртә торсам, ышансаң ышан, ышанмасаң юк, исем үзен аклады. Шөкер. Тик бик аз булды шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев