Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Афәрин, Салават!

Фотосурәттәге бу егет быел Кама Тамагы татар урта мәктәбен 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаган Салават Кадыйров. Яхшы уку белән бергә ул җырларга, оста итеп биергә, гитарада уйнарга ярата. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тау ягы» балалар фольклор ансамбленә, балалар музыка мәктәбенә йөри. Музыка җитәкчесе Ирек Зарипов җитәкчелегендә гитарада...

Фотосурәттәге бу егет быел Кама Тамагы татар урта мәктәбен 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаган Салават Кадыйров.

Яхшы уку белән бергә ул җырларга, оста итеп биергә, гитарада уйнарга ярата. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тау ягы» балалар фольклор ансамбленә, балалар музыка мәктәбенә йөри. Музыка җитәкчесе Ирек Зарипов җитәкчелегендә гитарада уйнау осталыгын камилләштерә. Район мәгариф идарәсе җитәкчелеге аның сәләтен, активлыгын бәяләп Биектау районындагы «Костер» балалар тернәкләндерү-укыту үзәгенә юллама белән бүләкләде. Биредән ул күп уңай тәэсирләр һәм ике диплом белән кайтты. Ул редакциягә булып үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. - Без, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 350 бала, биредә 18 көн булдык. Сәләтле балаларны җыйган лагерьда һәр көнебез истә калырлык итеп, күңелле һәм файдалы узды. Безнең өчен изге Болгар шәһәренә, Арча районының кырлай авылына Габдулла Тукай музеена экскурсия оештырдылар, төрле мәдәни һәм спорт ярышлары, Сабантуй бәйрәме үткәрделәр, үзеңне күрсәтү өчен менә дигән чаралар иде ул. Ул чараларның икесендә мин җиңү яуладым. Минем өчен «Уңган егет-2014» номинациясендә җиңеп чыгу аеруча истәлекле булды. Шулай ук үз телеңне ни дәрәҗәдә яхшы белү номинациясендә Диплом белән бүләкләндем. Туган телем - татар теле өчен горурлык хисләре кичердем. Бу хакта Казан телевидениесендә «Татарлар» тапшыруы редакциясенә интервью бирдем. Аны күптән түгел генә зәңгәр экраннардан эфирга чыгардылар. Үземнең уңышларыма сөенәм. Бу минем генә җиңүем түгел - үземә белем биргән хөрмәтле укытучыларымның да хезмәте. Салаватның сүзләренә өстәп шуны әйтәсе килә, ул бит әле безнең район данын да яклаган, гүзәл Кама Тамагында шундый акыллы, уңган егетләр үсеп килүен раслаган. Афәрин, Салават!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев