Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганстан борылышы

15 февральдә РДК совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган традицион очрашу булды.

Сәламләү сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов чыкты. Рөстәм Ирекович сугышчы-интернационалистларга хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Район хәрби комиссары Дамир Сергеев әфган сугышының безнең дәүләт тарихына кызыл җеп белән сугарылып язылганлыгын билгеләп үтте.

Әфганстан сугышында катнашкан Владимир Оленин сугышчан дусларына мөрәҗәгать итеп болай диде: «Сугышчан дусларыбызны искә алып, хәтерне яңартыйк».

Бу көнне әфган сугышында һәлак булган якташыбыз - Марс Нуретдинов каберенә венок куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев